Район башлыгы стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
17 декабрь – Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне.
(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Ракета гаскәрләре Россия армиясенең горурлыгы, Россиянең иминлегенең һәм суверенитетының ышанычлы гаранты булып тора, Ватанны саклау буенча зур әһәмияткә ия.
Хәрби потенциалны ныгыткан һәм бүгенге көнгә кадәр яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү белән актив шөгыльләнүче ракета гаскәрләре ветераннарына рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, иминлек, рух күтәренкелеге һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев