Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә Халыкара туган тел көне белән мөрәҗәгать итә

21 февраль – Халыкара туган тел көне.

(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Бу көн тагын бер тапкыр милли бердәмлек символын – безнең телебезне саклау мөһимлеге турында искә төшерә. 
Туган тел – ул безгә туган көннән алып бирелгән бәяләп бетергесез бүләк. Анда ата-бабаларыбызның гасырлык зирәклеге һәм рухи мирасы сак­лана. Туган тел “Ватан”  төшенчәсе белән тыгыз бәйләнгән, һәм бу безне берләштерә.
Безнең районда күп гасырлык тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган төрле милләт вәкилләре яши. Туган телгә хөрмәтле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт – бу үзебезнең генә түгел, башка халыкларның тарихына һәм мәдә­ниятенә дә мәхәббәт тәрбияләү юлы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев