Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгы тәтешлеләрнең сорауларына җавап бирде

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов “ВКонтакте” социаль челтәренең “Тәтеш таңнары” гәҗите төркемендә район халкыннан җыелган сорауларга видео рәвешендә җавап бирде.

(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш таңнары"). Юлларны ремонтлау, шәһәрне төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр буенча барлыгы 30га якын сорау керде.

Рәмис Хатыйп улы тә­тешле­ләргә мөрәҗәгать итеп, мондый туры элем­тәнең кирәк булуын һәм турыдан-туры әңгәмә өчен һәрвакыт ачык булуын билгеләп үтте.

Халык коронавирус чорында гражданнарны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүнең нинди принцип буенча баруы белән кызыксына. Район башлыгы, безнең ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, азык-төлек җы­елмаларын берничә категория гражданнар ала, безнең районда бу 500ләп гаилә, дип җавап бирде.

Шәһәрлеләрдән юлларны ремонтлау, ишег­алларын тө­зекләндерү һәм урамнарны яктырту турында берничә сорау яңгырады. Рәмис Хатыйп улы билгеләп үткәнчә, безнең районда юлларны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла, быел “Безнең ишегалды” респуб­лика программасы буенча эшләр дәвам итәчәк, ул 2024 елга кадәр барачак.

Тәтешлеләр туган шәһәр­нең үзенчәлеген кадерли, шуңа күрә мәдәни мирас объектларының матурлыгын саклап калуны сорыйлар. “Соңгы елларда без күп кенә объектларны ремонтларга тырыштык – бу балалар сәнгать мәктәбе, көллият, өстәмә белем бирү үзәге, архив һәм гәҗит редакция­се, балыкчылык тарихы музее бинасы, – дип уртаклашты район башлыгы. – Чиратта – иске даруханә бинасы, анда шахмат мәктәбе, мәктәп остаханәләре бинасы урнашачак. Без кече һәм тарихи шәһәрләр арасында үткәрелгән Бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләнәбез, әгәр җиңсәк – Вшихадагы безнең баскычны төзекләндерәчәкбез, панорама мәйданчыгын һәм башкаларны төзиячәкбез. Бу бәйгедә без инде 2018 елда җиңдек, бүлеп бирелгән акчаларга шәһәр буасы территория­сен төзекләндердек”. Рәмис ­Хатыйп улы билгеләп үткәнчә, әле күп кенә тарихи биналар хосусый милектә, аларның тышкы кыяфәте өчен йорт хуҗалары җавап бирә.

Шулай ук Олы Тархан учас­ток хастаханәсен һәм Тәтештәге 2нче урта мәктәпне ремонтлау буенча сораулар бирелде. Район башлыгы проект-смета документациясен әзерләү бара, экспертиза үткәреләчәк, дип җавап бирде. “Ремонт һәм төзелеш эшләрен һәр юнәлештә – мәгариф, мәдәният өлкәсендә кертәчәкбез, һәм алар дәвам итәчәк. РҮХнең төп бинасын ремонтлый башлыйбыз, планда – йогышлы авырулар бүлеге. Әмма барлык мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итеп булмый, эшне этаплап алып барабыз. ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән күп эшләнде, –  диде Рәмис Хатыйп улы. – Татарстанда 50 төрле прог­рамма эшли, без аларда катнашабыз. Төзелешкә вакыт һәм акча кирәк, шулай да алга таба хәрәкәт итү дәвам итә. Һәр объект­тагы эшкә без нык­лап әзерләнеп, сыйфатлы итеп ­башкарабыз”.

Район башлыгы яңа зи­рат коймасы төзелешендә граж­даннарның үзара салым акчасы белән ярдәм итүләре өчен шәһәр халкына рәх­мәт белдерде.

Рәмис Сафиуллов коронавирус­ка каршы санитар нормаларны үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерде. Район башлыгы барлык сорауларны контрольгә алды һәм тәтешлеләргә битараф булмаганлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм бергәләп эшләгәндә, аңлашып эшләгәндә барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәгенә ышаныч ­белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев