Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Районда быел үзара салым акчасы нинди эшләргә юнәлтелде

Кешеләр җыелган акчаларны территорияне төзекләндерү буенча нинди эшләр башкаруга тотылачагын үзләре хәл итә, алар аны җирле үзидарә белән бергә тормышка ашыралар һәм яхшы нәтиҗәсен күрәләр.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Михаил Гордеев). Исегезгә төшерик, гражданнарның үзара салым программасы –  Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан җирлекләрне үстерүгә ярдәм итүнең бер төре: территорияләрне төзекләндерү өчен халык җыйган һәр сумга хөкүмәт тагын дүрт сум өсти.

Кешеләр җыелган акчаларны территорияне  төзекләндерү буенча нинди эшләр башкаруга 
тотылачагын үзләре хәл итә, алар аны җирле үзидарә белән бергә тормышка ашыралар 
һәм яхшы нәтиҗәсен күрәләр.

АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ

Җирле үзидарә органнары мәгълүматларына караганда, 20 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчасы аларның карары буенча 2020 елда юнәлдерелгән:
районның 17 авыл җирлегендә юл төзелешенә һәм ­ремонтлауга;
Бессоново, Олы Тархан, Олы Шәмәк, Льяш, Сөендек һәм Урюм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерүгә;
7 авыл җирлеге халкы үзара салым акчаларын су белән тәэмин итү буенча эшләр башкаруга;
күпчелек җирлекләр үзара салым акчасына зиратларны ремонтлау һәм төзү белән мәшгуль;
Алабирде авыл җирлегендә әлеге акчага авылда видеокүзәтү дә урнаштырганнар;
10 авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз истәлеген мәңгеләштергән обелиск­лар  төзелде һәм яңартылды;
Бессоново, Олы Тархан, Олы Шәмәк, Жуково һәм Льяш авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын авыл халкы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә – күлләрне һәм чишмәләрне чистартуга, буаны торгызуга юнәлдергән;
Зур Әтрәч авыл җирлегендә башка эшләргә өстәп,  балалар мәйданчыгы сатып алу һәм урнаштыру өчен акча бүләргә карар иткәннәр;
Олы Шәмәк һәм Льяш авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар ­куелган;
урамнарда яктырту челтәрләрен ремонтлау быел районның 8 авыл җирлегендә дәвам иткән.

Түбән Тарханда үзара салым программасы буенча авыл эчендә юл төзелеше бара./ФОТО: ГҮЗӘЛ ШӘМСЕТДИНОВА


Тәтеш  ШӘҺӘРе

Тәтештә дә үзара салым программасын тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итә. Шәһәр башкарма комитеты  мәгълүматларына караганда, агымдагы елда шәһәрдә үзара салым акчасына урам яктырткычлары алыштырылган, Свердлов һәм Көньяк урамнары буенча балалар мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алынган һәм урнаштырылган, Тәтештә яңа зират территориясендә хуҗалык корылмалары төзү һәм әлеге корылмаларга су үткәрү эшләре тәмамланган.

ТУГАН ҖИРЕБЕЗНЕ ТАГЫН ДА УҢАЙЛЫРАК ИТҮ

“Авыл кешеләре һәм шәһәрлеләр туган җирләрен тагын да уңайлырак итәргә омтыла. Үзара салым программасы буенча территорияләрне төзекләндерү актив бара. Район халкы программаның нәтиҗәле булуын күрә. Барлык акчалар да безнең районда яшәүчеләр тарафыннан планлаштырылган максатларга үзләштерелә, эшләр дәвам итә”, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков.

РФ һәм ТР законнары нигезендә, подрядчы оешмалар тарафыннан үзара салым программасы буенча барлык төр эшләрдә катнашу өчен сатулашу электрон формада аукцион төрендә уза. “Товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 44-ФЗ номерлы закон нигезендә электрон сатулашу үткәрелә”, – дип хәбәр итә Тәтеш районының “Үзәкләштерелгән бухгалтерия” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Фәйрүзә Салиева.

Безнең шәһәр һәм авылларыбыз күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә: үзара салым программасында катнашу – төзекләндерү мәсьәләләрен этаплап хәл итү юлларының берсе, чөнки районда яшәүчеләр җыйган һәр сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти һәм нәтиҗәдә бу суммага безнең уртак йортыбызда дүрт тапкыр күбрәк төзергә, ремонтларга һәм яңартырга була.


Тәтеш районы авыл кешеләре 2014 елдан бирле, ә шәһәрлеләр 2017 елдан бирле үзара салым программасында катнаша. 

рәсемдә: Көньяк микрорайонда үзара салым программасы буенча төзелгән балалар мәйданчыгы./ФОТО: ЭНҖЕ САФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев