Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Районда эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр

Тәтештә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы ­Эшкуарлар ­хокукларын яклау буенча уполномоченный – ТР ­Президенты ярдәмчесе Фәрит Әбделганиевның эшкуарлар бергәлеге белән очрашуы булып узды.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, Александр Мальченко фотосы). Чарада 40тан күбрәк эшкуар һәм үзмәшгуль катнашты.

Республиканың икътисад министрлыгы һәм ТР эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкилләре составындагы Казаннан килгән делегация район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә “Тәтеш” сәнәгать мәйданчыгының эше белән танышты, районның кече һәм урта бизнес пред­приятиеләрендә булды. 

Утырышта район башлы­гы Рәмис Сафиуллов җые­лучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү – ул район үсешенең төп бурычларының берсе, аны хәл итүгә зур игътибар бүлеп бирелә, дип билгеләп үтте.
“Мондый очрашулар безнең бизнес-бергәлек вәкилләренең проблемаларын күрсәтергә булышлык итә. Барлык сораулар җентекләп өйрәнелә, мин аларны шәхси контрольгә алам, аларның һәркайсына чишелеш табарга тырышабыз”, – диде Рәмис Хатыйп улы. 

Районда 450дән ­артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 400дән күбрәк үзмәшгуль бар.

Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча уполномоченный Фәрит Әбделганиев үзенең чыгышында барлык уполномоченный ведомстволарның көче хокукый яклауны арттыруга һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына мәгълүмати ярдәм итүгә, хезмәт көндәшлеге иреген тәэмин итүгә, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр уздырылган вакытта законны үтәүгә юнәлтелгән булырга тиеш, дип ассызыклады. 

“Районда эшкуарлыкны үстерү өчен өмет бар, Тәтеш районында тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшкуарлык продукцияләренең өлеше – 28 процент, һәм бу  сезнең өчен чик түгел, киләчәктә барыгызга да уңышлар телибез”, – дип билгеләп үтте Фәрит Солтан улы, райондагы эшлекле климатны анализлап.

Очрашуда “сорау – җавап” рәве­шендә фикер алышулар булды. Тикшерүләр, штрафлар, салымнар (аерым алганда билгеләнгән бердәм керемгә салым), энергия ­ресурсларына тарифлар эшкуарлар тарафыннан бирелгән иң көнүзәк сорау­лар булды. Барлык сорауларга аңлатмалар ­бирелде. 

ТР икътисад министрының беренче урынбасары – эшкуарлыкны һәм хезмәт көндәшлеген үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин тикшерелгән мәсьәләләр буенча әңгәмәдә актив катнашты. Рөстәм Рифкать улы очрашу барышында эшкуарларга эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары; ТР ярдәм фондының һәм эшкуарлыкка ярдәм Үзәгенең тәкъдимнәре; бизнес өчен онлайн мәйданчык – ФАСТТРЕК турындагы мәгълүматларны җиткерде. 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов очрашу азагында чарада катнашучыларга кызыксынучанлыклары өчен рәхмәт белдереп, Тәтештәге эшкуарлар хакимият вәкилләренә ярдәм сорап һәрвакытта мөрәҗәгать итә ала, дип билгеләп үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев