Районы башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлый
Якшәмбе көнне бөтен дөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш таңнары"). Коронавирус пандемиясе аркасында район мәчетләрендә гает намазлары уздырылмаячак, һәм мөселманнар бәйрәмне өйләрендә гаиләләре белән каршылаячак.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлый:
– Әлеге бәйрәм әби-бабаларыбызның йолаларына тугрылыкны, рухи чистарынуга омтылуны һәм игелекле гамәлләр булдыруны гәүдәләндерә.
Тәтеш районында яшәүчеләр күп еллар дәвамында төрле диндә, карашта, милләттә булуларына карамастан, бер тату гаилә булып яшиләр. Әлеге бердәмлек һәм бер-береңне хөрмәт итү яраткан районыбызның социаль-икътисади үсешенең нигезе булып тора.
Бәйрәм көннәрендә барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, барлык игелекле башлангычларыгызның тормышка ашуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев