Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Районыбызның үзенчәлекле кешеләре, кемнәр алар

Безнең социаль челтәрдәге төркемнең берсендә “Тәтеш районының үзенчәлекле һәм танылган кешеләре” темасына сораштыру уздырылган иде.

(Тәтеш, 9 апрель, «Тәтеш таңнары»). Безнең төркемдәге актив дусларыбыз үзенчәлекле һәм танылган кешеләр сыйфатында Юрий Мышев, Геннадий Митрофанов, Наталья Шлячкова, Владимир Нестеров, Любовь Любавина, Розалина Солтанова, Галина Харитонова, Татьяна Петрова, Татьяна Шиһабетдинова, Валентина Трофимова һәм Наталья Башинаның кандидатурасын тәкъдим итте.

Без гәҗит укучыларны алар белән таныштыра башлыйбыз.

Юрий Мышев
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Юрий Мышев талантлы педагог буларак
кына түгел, шулай ук искиткеч әдәби эшләр авторы буларак та күпләребезгә таныш.
Ул берничә тапкырлар төрле бәйгеләрдә җиңү яулады һәм грантларга ия булды.

Юрий Владимирович – Мирза Мәхмүтов исемендәге премиягә беренчеләрдән
булып ия булды, ул Татарстанның педагогия хезмәткәрләренә дидактика
өлкәсендә фәнни-методик һәм практик казанышларга өлеш керткән, педагогия
кадрлары әзерләгән, белем бирү барышында нәтиҗәле технологияләр керткән өчен
тапшырыла.

Педагог һәм әдәбиятчы туган якны өйрәнү буенча тикшеренү эшчәнлеге алып
бара. Аның язмалары төрле фәнни-методик җыентыкларда бастырылды.

Юрий Владимирович “Тәтеш һәм Тәтеш ягытарихы” дигән уку-методик комплектны уйлап табып- эшләүче булып тора, ул район мәктәпләрендәге педагоглартәҗрибәсендә уңышлы
кулланыла. 

Наталья Башина
Любимовка авылында 1926 елның 14 августында туа. Наталья Михайловна 1942
елда Тәтешнең педагогия училищесына укырга керә. “Корымнан кара ясый идек, иске
гәҗитләргә, контурлы карталарга каурый белән яздык. Ач- ялангач, әмма дус булдык, һәр
бал-маскарадка киемнәр тектек. Клубка йөрдек, биергә өйрәндек. Безнең чыгарылыш
1945 елда, җиңүле чыгарылыш булды”, – дип сөйли ул.

Училищены тәмамлаганнан соң, “Азык әзерләү” предприятиесе хезмәткәрләренең балалары өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләгән, әмма аннары аны таратканнар, һәм Наталья Михайловна Чапаевскига, апасы янына киткән, ә берничә ел узгач – Таҗикстанга. Ленинабад өлкәсендәге кечкенә бер торак пунктта рус теле һәм
әдәбияты укытучысы булып эшләгән, анда беркем дә диярлек русча сөйләшмәгән. 1962
елда Тәтешкә кайткан, башта районның мәгариф бүлегендә эшләгән, аннары шәһәрдәге
1нче мәктәптә укыткан.

Наталья Башина хезмәт куйган еллары эчендә берничә буын тәтешленең күңелендә
рус теленә һәм әдәбияткамәхәббәт уяткан.

Рәсемдә:Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Наталья Башинага юбилей медале тапшыра.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев