Республика Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен билгеләде
2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына 9 600 сум тәшкил итәчәк.
(Тәтеш, 7 февраль, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда 2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына исәпләгәндә 9 600 сум тәшкил итәчәк. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«2020 елның IV кварталы өчен Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9 600 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 10 231 сум, пенсионерлар өчен — 7 817 сум, балалар өчен — 9 625 сум күләмендә расларга», - диелә документ текстында.
2020 елның III кварталы белән чагыштырганда яшәү минимумы күләме бераз кимегән. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә ул 9 752 сум, эшкә яраклы халык өчен — 10 374 сум, пенсионерлар өчен — 7 919 сум, балалар өчен — 9 891 сум иде.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/02-02-2021/tatarstan-h-k-m-te-yash-minimumy-k-l-men-bilgel-de-5803521
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев