Республикада грипп һәм ОРВИ аркасында 10 мәктәп тулысынча ябылган
10 мәктәп арасында - Тәтеш мәктәбе.
(Тәтеш, 31 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында 10 мәктәп тулысынча ябылган. Моннан тыш, 252 мәктәптә кайбер сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан Зәй районында – бер, Лаеш районында – биш, Минзәлә районында – өч һәм Тәтеш районында бер мәктәп тулысынча карантинга ябылган», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев