Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Республикада май аенда коронавирус йоктыручылар саны 6 меңнән артып китәргә мөмкин

Белгеч искәрткәнчә, республика халкына коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен үзизоляция режимын сакларга кирәк.

(Тәтеш, 6 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын киметү өчен кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк. Юкса, авыруның иң югары ноктасына җиткәч, инфекция йоктыручылар саны 6 меңнән күпкә артырга мөмкин. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-карарлар юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Чикләү чараларының нәтиҗәлелеген анализлагач, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуның математик модельләре формалаштырылды. Фаразлар нигезендә, вирус таралуның иң югары ноктасы май урталарына туры киләчәк, бу вакытта инфекция йоктыручылар саны 6 мең 811гә җитәчәк. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне арттырмаска һәм үлүчеләр санын минималь дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә», - дип ачыклык кертте эксперт.

Шул ук вакытта, Селезнев искәрткәнчә, коронавируска каршы көрәштә иң нәтиҗәле алым – социаль дистанция саклау. Ул инфекция йоктыру ихтималын киметергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев