Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республикада салкын тидереп авыручылар арту сәбәпле 12 сыйныф карантинга ябылган

Казанда һәм республиканың Минзәлә районында мәктәп укучылары өйдә белем ала.

(Тәтеш, 22 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  Татарстанда салкын тидереп авыручылар арту аркасында 12 сыйныфны карантинга япканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә 12 сыйныф карантинга ябылган – бу 196 укучы дигән сүз», - дип искәртте спикер.

ОРВИ аркасында Казанда – биш, республиканың Минзәлә районында биш сыйныф дистанцион белем алуга күчерелгән.

Укучыларның 20 проценттан артыгы ОРВИ йоктыру сәбәпле дәрескә килмәсә, тулы бер сыйныфны карантинга озаталар. 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев