Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республикада табиблар авыруларны кабул итә башлады

Медицина учреждениеләре куркынычсызлык чараларын үтәргә тиеш.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш таңнары").  Бүгенге көннән башлап Татарстан табиблары кабат планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме күрсәтә һәм халыкка планлы профилактик медицина тикшерүләрен үткәрә башлады. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Cоvid-19 коронавирусының таралу куркынычы булу сәбәпле, дәүләт һәм шулай ук шәхси медицина учреждениеләре билгеле бер куркынычсызлык чараларын үтәргә тиеш, диделәр ведомствода.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, өлкәннәрне дә, балаларны да алдан язылу буенча катгый аерым вакытта кабул итәргә кирәк. Вакцинацияне шулай ук чакыру буенча һәм аерым вакытта оештыру мөһим. 

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев