Рима Сафиуллованы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләделәр
ЧЫН КҮҢЕЛДӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Р. Г. Сафиуллова" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, "Колос" агрофирмасы җитәкчесе, "Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитетының төбәкара иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рима Гомәр кызы Сафиуллованы Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.
Югары бүләк Рима Сафиуллованың агросәнәгать комплексын үстерүдә һәм авыл территорияләренең икътисадын ныгытуда күпьеллык намуслы хезмәтен бәяләү булды.
Бүләкләү тантанасы XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы барышында узды. Киң колачлы чарага Россия Федерациясенең 37 субъектыннан 900гә якын делегат җыелды. Катнашучылар арасында кече бизнес вәкилләре, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре бар иде, алар тәҗрибә уртаклашырга һәм авыл территорияләрен үстерүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышырга җыелдылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучыларны сәламләде һәм тырыш хезмәтләре өчен өчен рәхмәт белдерде.
"Бүген Россиядә 4200 татар авылы бар. Без сезнең белән һәр очрашуыбызга шат. Бөтендөнья татар конгрессына әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен аерым рәхмәт», — диде ТР Рәисе.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев