Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: “Авыл хуҗалыгы – район икътисадында төп терәк булып тора”

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов “Авангард”ның баш мөхәррире Инга Сәфәрова белән әңгәмә барышында районның агросәнәгать комплексын үстерү һәм яшьләрне авылда эшкә урнаштыру хакында сөйләде.

(Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таңнары", Инна Сәфиева, Инга Сәфәрова фотосы). 

–     Рәмис Хатыйпович, районда яшәүчеләр авыл хуҗалыгы районның икътисад нигезе булып торуын белә, тулаем территориаль продукт структурасында аның өлешенә 50 проценттан артык туры килә. Гәҗит укучыларыбызга районның агросәнәгать комплексы үсешенең төп күр­сәткечләре турында сөйләгез әле. 

–     Тәтеш районының уңай алгарышын билгеләп үтәсе килә. Безнең район социаль-икътисади үсештә республика рейтингында 26нчы урында тора, бу яхшы нәтиҗә дип саныйм, чөнки без 5 ел элек соңгыдан алдагы – 44нче урында идек. Авыл хуҗалыгы район икътисадында төп терәк булып тора, әлбәттә. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы – 96,7 мең гектар, шулардан 86 проценты сөрү җире. 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 35 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 5404 шәхси ярдәмче хуҗалык җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 

Узган ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукцияләренең күләме җәмәгатьчелек секторында 2,8 миллиард сум тәшкил итте, бу, мин район башлыгы сыйфатында  үз вазифаларыма керешкәндә, 2014 елга караганда, 2,3 тапкырга күбрәк. Район иген уңдырышлылыгы буенча соңгы 3 ел дәвамында республикабызда алдынгылар рәтендә тора. Без 2019 елда 314 мең тонна шикәр чөгендере, гектардан 543 центнер уңдырышлылык (ТР буенча – гектарга 434,2 центнер) белән, әлеге күрсәткеч буенча респуб­ликабызда беренче урынны биләп торабыз. Респуб­ликада минераль ашламалар кертү буенча да бездә иң яхшы күрсәткеч – 1 гектар чәчү җиренә 101,3 килограммга кадәр тәэсир итүчән матдә. Тәтеш элеваторы эшләтеп җибәрелде, аның куәте 2 тапкырга артты, эшче урыннар булдырылды. Бездә клариевый сом үрчетелә, кошлар үстерәләр. Дәүләт программалары районның агросәнәгать комплексын үстерү өчен яхшы булышлыкка әйләнде. Шулай ук, дәүләт ярдәме белән соңгы 3 елда район хуҗалыклары тарафыннан 2 миллиард сумнан артык суммада техникалар, җайланмалар сатып алынды. Ә авыл хуҗалыгы объектларын төзүгә, төзекләндерүгә 600 миллион сумнан артык акча керттек.

Киләсе бурыч – сөтчелек терлекчелеген нәтиҗәле үстерү, терлекләрнең баш санын арттыру. Узган атнада “Колос” агрофирмасына Даниядән голштин токымлы 237 сыер китерделәр, “Татарстан” агрофирмасына – Вологдадан – 60 баш. Бу атнада район хуҗалыкларына тагын 400 сыер китерәчәкләр. Без берничә заманча савым залын эшләтеп җибәрдек, 15 терлекчелек бинасын яңартып төзекләндердек. Быел Италиядә эшләнгән җайланма белән 6 саву залы төзеләчәк, аның ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеге артачак, димәк, сыер савучыларның хезмәт хаклары да. Планда – 2025 елга малларның баш санын арттыру белән товарлыклы сөтне 100 мең тоннага җиткерү, заманча сөт комплекслары төзү.
Расланган бюджет чикләрендә агросәнәгать субъектлары эшчәнлеге өчен кулай салым мохите булдырабыз. Админис­тратив киртәләрне бетерергә тырышабыз. Район хезмәтләре эшчәнлегендә сорап алына торган документларның тулы исемлеген, аларны карауның төгәл вакытларын күрсәтеп ачык күреп булулы регламент булдырдык, алар арасында – милектәге яки арендадагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, төзелешкә һәм төзекләндерүгә проект документларын карау. Эшкуарлыкка дәүләт программасы буенча консультация булышлыгы үткәрәбез, документларны җыюдан алып проектны яклауга кадәрге теркәүләрне җибәрәбез. Шулай итеп, дәүләт программалары эшләү вакыты эчендә районның шәхси ярдәмче хуҗалык – 42 миллион сумга якын субсидия, фермерлар 50 миллион сумга якын 20 грант алды. Тәҗрибә алмашу өчен алдынгы хуҗалыклар базасында даими рәвештә гамәли җыелулар ­уздырабыз.

Реклама

–     Авылда яшь белгечләрне эшкә урнаштырыр өчен районда нинди чаралар күрелә?
–     Яшьләрне эшкә урнаштыру – безнең өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Районда агрономнар, терлекчеләр, тракторчылар, механиклар таләп ителә. Районга берничә ел эчендә техникумнарны һәм авыл хуҗалыгы профилендәге инс­титутларны тәмамлаганнан соң 16 яшь белгеч кайтты. Аграр профильдәге институт яки техникум тәмамлап, уку йортыннан соң республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юлламасы буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярты ел дәвамында кайткан яшь белгечләр бер тапкыр бирелә торган түләүне: әгәр югары уку йортын тәмамлаган булса – 300 мең сум акча ала, әгәр урта һөнәри белем йортын тәмамласа – 150 мең сум. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шулай ук яшь белгечләргә бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакларына кушып 7 мең 500 сум акча түли. Моның белән беррәттән яшь белгеч район хуҗалыгында кимендә 3 ел эшләргә тиеш. Безнең районда моңа дәлилләр биреп була.

Әле тагын максатчан уку да бар, “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесе шундый исәптән чыгып 2 кешегә инженер белгечлеге буенча Казан аграр университетында укуга 50гә 50 исәбендә түли, ә “Бакырчы” хуҗалыгы – агроном белгечлеге буенча 2 кешегә.
Кадрлар сәясәте дә үзгәрде: соңгы 5 ел эчендә акрынлап районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 75 процентында 35 яшькә кадәрге яшьтәге яшь аграрийлар җитәкче булды.

Авылда яшьләр аеруча да кирәк, әлбәттә. Кем эшләргә күнеккән, алар авылда эшсез калмаячак. Авылларда социаль объектлар корабыз, юлларны ремонтлыйбыз, балаларга спорт мәйданчыклары төзибез, урамнарда яктырткычлар яңартыла, авыл эчләрендә ял зоналары булдырыла – Бакырчы һәм Зур Әтрәч авыллары моңа ачык мисал булып тора. Олы Тархандагы балалар бакчасына, Олы Шәмәктәге мәктәпкә капиталь ремонт ясадык. Хәзерге вакытта Киртәледәге мәдәният йортын файдалануга тапшырырга әзерләнәбез. Бессоновода ФАП, Олы Шәмәктә яңа амбулатория төзи башладык.  Торак буенча сорау туа. Яшь белгечләргә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре ярдәм итәргә тырыша – “Авангард” хуҗалыгында үзләренең эшчәннәре өчен 3 йорт төзелде. Хәзер башка хуҗалыклар да әлеге үрнәк буенча үз эшчәннәре арасында яшь гаиләләр өчен йортлар төзергә ниятли.

“Авыл территорияләрен нык­лы үстерү” программасы эшли башлаганнан бирле районда 5 гаилә 6 миллион сумнан артык субсидия алды. Без Тәтеш райо­нында 2020-2025 елларга яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча район программасын кабул иттек, аның кысаларында яшь гаиләләргә торак бәясе исәбеннән 35 процентка кадәр түләүсез субсидияләр бирелә. Бу программа кирәкле булыр һәм безгә авылда яшьләрне җәлеп итүдә ярдәм итәр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев