Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: Бүген без Ватан батырларына, каһарман һәм кыю кешеләрнең истәлегенә хөрмәт күрсәтәбез

9 декабрь – Ватан Батырлары көне

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Бүген без Ватан батырларына, каһарман һәм кыю кешеләрнең истәлегенә хөрмәт күрсәтәбез. Безнең көч – кешеләрдә, аларның тиңдәшсез ватанпәрвәрлегендә һәм Ватанны яратуында. Бөек Ватан сугышы елларында Тәтеш җиренең сигез улы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, аларның өчесенә ул үлгәннән соң бирелгән: Елисеев Михаил Григорьевич, Дряничкин Михаил Ефимович, Иванов Петр Артемьевич, Староверов Яков Петрович, Рыжов Михаил Георгиевич, Ханжин Павел Семенович, Иванов Николай Петрович, Родионов Петр Зиновьевич. Биш тәтешле Дан орденының тулы кавалерлары булган: Зотов Николай Иванович, Дегтев Сергей Сергеевич, Сафонов Гавриил Васильевич, Малкин Петр Иванович, Садовников Григорий Данилович. Еракта калган сугышның һәр сугышчысы безнең хәтердә батыр буларак саклана. Аларның барысы да яу кырларында һәм тыныч тормышта иң яхшы кешелек сыйфатларын – кыюлык, фидакарьлек, тормышка һәм үзеңнең Ватаныңа карата намуслы мөнәсәбәт күрсәткәннәр. Алар ярдәмендә без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, үзебезнең ил белән горурлана алабыз! Батырларыбызга – дан! Илебездә һәрвакытта тынычлык һәм иминлек булсын иде”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев