Рәмис Сафиуллов бәйрәм көне уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
12 июнь – Россия көне..
(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм көне уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Россия көне – канун һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең татулык, милли бердәмлек һәм илебезнең хәзергесе, киләчәге өчен уртак җаваплылык символы, бай мәдәнияте, рухи мирасы булган йөзләгән милләтне берләштерүче бәйрәм. Районда яшәүчеләрнең барысына да ватанпәрвәрлекне, иҗади хезмәтне, халыкларның матур йолаларын дәвам итүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Һәркемгә дә нык сәламәтлек, иминлек, яраткан Россиябез хакына башкарган барлык башлангычларда уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев