Рәмис Сафиуллов: Конституция һәр россияле өчен – хокуклар һәм азатлык
12 декабрь – РФ Конституциясе көне
(Тәтеш, 12 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Илебезнең төп норматив хокукый акты, Россия Федерациясе Конституциясе, 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде.
“Конституция һәр россияле өчен – хокуклар һәм азатлык, тотрыклылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч гаранты. Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан игълан ителгән гомуммилләт кыйммәтләрен хөрмәтләү һәм саклау – илдәге һәр гражданинның бурычы. Һәркемне дәүләт бәйрәме белән котлыйм! Тынычлык, эшегездә уңышлар телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм уңаеннан.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев