Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: “Район халкына туган җирләрен яратканнары өчен рәхмәт”

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов “Авангард” гәҗитенең баш мөхәррире Инга Сәфәрова белән әңгәмә барышында елга йомгак ясады.

(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

– Рәмис Хатыйпович, Тә­теш районына быел 90 ел тулды. Юбилей датасына район нинди нәтиҗәләр белән ­килде.  

– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгында безнең районга 90 ел тулды, район үзенең үтелгән озын юллары эчендә үзгәрде, яхшырды.
Данлы традицияләргә нигез салган кешеләр – ул райо­ны­бызның алтын фонды. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл эшчәннәренә, хезмәт ветераннарына районыбызны алга җибәрү өчен куйган көчләре, тырышлыклары өчен рәхмәтле. Алар чын күңелдән, чын йөрәктән хезмәт куйганнар, ветераннарыбыз – безнең барыбызга да үрнәк.

Район хәзерге вакытта да үзе­нең кешеләре, авыл ху­җалы­гын­дагы казанышлары, истә­лекле урыннары, гүзәллеге һәм уңайлы мохите белән таныла. Авыл хуҗалыгы бүгенге көндә районда рекордлы күр­сәткечләр белән алга бара, сәламәтлек сак­лау, мәдәният һәм мәгариф уч­реждениеләре капиталь ремонтлана, спорт мәйданчыклары, авылларда ФАПлар тө­зелә, ке­че һәм урта эшкуарлык актив үсеш ала. Барлык эшләр дә Тә­теш районында яшәүчеләрнең яшәешен яхшыртуга юнәлтелә. Моңа ирешүдә Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы бе­лән 50дән артык программа гаять зур ярдәм күрсәтә. Аларның күбесе безнең районда да тормышка аша.

Агымдагы елда без Алабирде һәм Бакырчы авылларындагы балалар бакчаларын, Киртәледә мәдәният йортын капиталь ремонтладык, Олы Шәмәктә модульле учас­ток табиб амбулаториясе һәм  Бессоновода фельдшер-акушерлык пункты төзедек, район хастаханәсе корпусын ре-­монтлауның беренче этабын тәмамладык һәм 14 спорт мәй­данчыгы урнаштырдык. 2020 елда 10 меңнән артык квад­рат метр торак тапшырылды, шәһәрдә 5 күпфатирлы йорт ремонтланды, ятимнәр өчен йорт төзелде. Авыл җирлекләрен алга җибәрү программасы буенча районның 36 авылында каты көнкүреш калдыкларын (ККК) җыю өчен 194 мәйданчык ясау тәмамлана, ККК өчен 1056 контейнер сатып алынды. Бүгенге көндә районның барлык авылларында  яктырткычлар бар, юллар салынды. Шунысын билгеләп үтәсе килә, мин район башлыгы булып сайланганда, районның 21 торак пунктында юллар юк иде, ә хәзер аларның күпчелеге яхшы хәлгә китерелде. Граж­даннарның үзара салым прог­раммасы буенча да күп эш­ләр башкарылды, нәтиҗәсе һәркемнең күз алдында. Пандемия вәзгыяте белән булган катлаулы хәлләргә дә карамас­тан, сәнәгать мәйданчыгы быел да яхшы күрсәткечләр белән эш­ләде. 50дән күбрәк кеше эшкә урнаштырылган икмәк кабул итү предприя­тиесе шулай ук нәтиҗәле эшли.

Шунысын билгеләп үтәм, районның социаль-икътисади динамикасы уңай – республика рейтингында безнең район елдан-ел үз урынын тотрыклы рәвештә яхшырта бара. 
Районыбызның төп горурлыгы – ул анда яшәүче кешеләр. Хәзерге буын шулай ук ­район елъязмасына үзләренең хез­мәтләре язылып калсын өчен, хөрмәтле ветераннарыбызга лаеклы алмаш булырга омтыла. 

Тәтешлеләр тырыш хез­мәт­ләре, спорттагы һәм укудагы казанышлары, актив гражданлык позицияләре, якыннарына мәрхәмәтле һәм игелекле булулары белән ярдәм итеп, районның алгарышына үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Районыбыздагы хөрмәтле ке­шеләрне районның 90 ­еллыгы белән котлыйм һәм туган җирләрен яратканнары өчен рәхмәт белдерәм.

–     Район Советы депутатлары тарафыннан 2021 елга бюджет кабул ителде, аның төп маддәләренә нинди чыгымнар юнәлтелгән, 2020 елга планлаштырылган район бюджеты үтәлдеме?

–     2020 ел бюджеты  арттырып үтәлде, алынган өстәмә керемнәр 2021 елда нигездә районның социаль өлкәсенә юнәлтеләчәк. 2021 елга дефицитсыз бюджет кабул ителде, без аны үтә­р­­без дип ышанам, югыйсә бу пан­демия аркасында кыенлык­лар тудырса да. 2021 елга бюджет 700 миллион сумга якын тәшкил итә, район бюджеты чыгымнарының төп өле­ше – 80 проценттан артыгы – мәгарифкә, мәдәният, спорт, гаиләне һәм балачакны саклау, яшьләр сәясәтенә юнәлтеләчәк.

– Авыл хуҗалыгы – районы­бызның икътисад ­нигезе, район бюджетының керем өле­ше җирлек­тәге авыл хуҗалыгы пред­­прия­тиеләренең са­лым кертемнәре­ннән дә тора, аннары алар рай­он­ның социаль өлкәсенә юнәл­телә. Узып баручы елда сез аг­ра­рийларның хезмәтенә нинди бәя бирәсез?

–     Тәтеш районы иген культураларын ­тулаем җыю буенча соңгы берничә елда Татарстан Республикасында даими рәвештә алдынгы ­урыннарны би­ли. Быел да район үсем­лекчеләре игеннәрдән рекордлы уңыш – гектардан 46,5 центнердан артык уртача уңдырышлылык белән 206 мең тонна ашлык җыеп алды – бу рес­публика буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Тулаем җыю – 290 мең тоннага якын һәм  шикәр чөгендеренең  уңдырышлыгы гектардан 495 центнер (респуб­лика ­буенча – 442,4) уңыш белән без шулай ук алдынгылыкта. Бу район аграрийларының гаять зур хезмәт нәтиҗәсе. Узып баручы елда ху­җа­лык­ларның ­барлык категорияләре ­буенча, шәх­си ярдәмче хуҗа­лык­ларны кертеп, 5 ­мил­­лиард 268 ­миллион сум­нан артык авыл ху­җа­лыгы ­продукциясе җи­тештерелгән. 

Районда сөт җыю кооперати­вы да оешты­рылды – ул авыл ке­ше­ләренә үзләренең про­дукт­ларын – сөтне яхшы бәягә са­ту өчен уңайлы алым. Хөр­мәтле авыл хуҗалыгы хез­мәт­кәрләренә үз эшлә­рен намус­лы башкарганнары өчен зур рәхмәт, аларның күпчелеге өчен – ул бары тик эш кенә түгел, көндәлек яшәеш тә булып торуын беләм.

–     Сезнең тарафтан үзегезнең командагыз алдына 2021 елга нинди төп бурычлар куелды?

–     Йөкләмәләр күп, алар арасында яңа эшче урыннар булдыру, эшкуарлыкны алга таба үстерү, медицина хезмәтләрен яхшырту, төзекләндерү бар.
Киләсе елда Келәштә мәдә­ният йортын һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын капиталь ремонт­лаячакбыз, Зур Әтрәчтә ФАП тө­зиячәкбез. Шәһәрдә һәм бер­ничә авылда юллар, яктырткычлар, Буа ягындагы юлны ремонтлауны дәвам итәчәкбез. Район хастаханәсен ремонтлауны дәвам итәргә ниятлибез. 

Без 2021 елда да төзек­лән­дерү буенча федераль бәйгене оттык, Вшиха тавына яңа баскыч ясап  куя­чакбыз. Киләсе яңа елда шулай ук Җиңү паркын төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. ­Туган телләр һәм халыклар бер­дәмлеге елына багышланган чаралар да планлаштырылды. Әле тагын планнар күп, әмма алар турында тормышка ашу дәрәҗәсенә карап сөйләячәкбез.

– Яңа ел алдыннан ­район­да яшәүчеләргә сезнең теләк­лә­регез нинди?

– Коронавирус пандемиясе аркасында ел җиңелләрдән булмады: ул безне ныклыкка, авырлык­ларны җиңеп чыга алуыбызга сынады. Әмма шулай да, уртак киеренке хезмәт ярдәмендә ел зур казанышлар һәм уңышлар китерде. Узып баручы елда рай­оныбыз һәм республикабыз алгарышы өчен башкарылган барлык эшләр өчен хөрмәтле тәтешлеләргә ихлас кү­ңелдән рәхмәт белдерәм!

Алда Яңа ел һәм ­Раштуа бәй­рәмнәре – матур хис-киче­решләр һәм шатлыклы очрашулар көтә. Бәйрәм табыны янына гаилә белән җыелып, без барыбыз да елга йомгак ясап иске елны озатабыз һәм яңасын яхшы булу ышанычы белән каршылыйбыз.

Киләчәк ел Тәтеш районында яшәүчеләргә матур уй­-те­ләкләр­не һәм игелек­ле гамәлләрне тормышка ашыру, уңышларга юмарт ел булсын иде! Һәркемгә чын йөрәктән нык сәламәтлек телим! Якыннар һәм туганнарның барысы да исән-имин, янәшәдә булганда – бу иң зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев