Рәмис Сафиуллов районыбыздагы прокуратура ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә
12 гыйнвар – РФ Прокуратурасы хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 12 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районыбыздагы прокуратура ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә:
– Сез көндәлек хезмәтегез белән канун җитәкчелеген тәэмин итәсез, экстремизмга каршы эшләрдә, хокук тәртибен тәэмин итүдә җитди эшләр уздырасыз. Алга таба да җинаятьчелеккә каршы көрәшүдә, хокук тәртибен үтәүдә, гражданнарның хокукларын яклауда бергәләп эшләгәндә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алуыбызга ышанам. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм һәм сәламәтлек, Ватанга, законга хезмәт итүдәге игелекле эшегездә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев