Рәмис Сафиуллов: Россиянең һава десанты гаскәрләре – аерым сугышчан рух, үзара ярдәмләшү, беренчел класслы техника һәм кораллану белән һәрвакытта да аерылып торган үзенчәлекле гаскәр
2 август – Һава десанты гаскәрләре көне
(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таңнары"). 2 август – Һава десанты гаскәрләре көне
“Хөрмәтле һава десантчылары, кадерле ветераннар, десант дуслыгына тугры булучылар, сезне Һава десанты гаскәрләре көне белән котлыйм! Россиянең һава десанты гаскәрләре – аерым сугышчан рух, үзара ярдәмләшү, беренчел класслы техника һәм кораллану белән һәрвакытта да аерылып торган үзенчәлекле гаскәр. Сезнең хезмәтегез гомер-гомергә фидакарьлек, каһарманлык, Ватанга эчкерсез тугрылык үрнәге булды һәм шулай булып кала да. Сезгә тыныч күк йөзе, бәхет, җитешлек телим!” – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев