Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Килдештән Любовь һәм Юрий Мешковлар гаиләсе Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынының кабул итү мәҗлесендә ­булдылар.

(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Быел әлеге мәртәбәле чарага Татарстанның 46 гаиләсе чакырылган иде. Алар арасында безнең районнан Мешковлар гаиләсе дә бар. Алар икесе дә Килдеш авылында туып-үскәннәр, бүгенге көндә дә шунда гомер кичерәләр.

Ир белән хатын ­туган якка гашыйк булуларын, биредә аларның тамырлары, аңардан көч-кодрәт алуларын әйтәләр. Гаилә башлыгы районның агросәнәгать комплексында 20 елдан күбрәк эшли, хатыны – Килдеш авылы җирлеге башкарма комитеты секретаре булып хезмәт куя. Юрий Николаевич – югары һөнәри осталыктагы белгеч. Ул ун елдан күбрәк инде “Колос” агрофирмасында баш инженер вазифасын башкара. Узган ел “Татарстан Рес­публикасының атказан­ган авыл хуҗалыгы хез­мәткәре” исеменә лаек булган. Любовь Михайловна намуслы хезмәткәр, шуның өстенә туган авы­лының иҗтимагый тормышында да актив ­катнаша.
Авылдашлары фи­керенчә, Меш­ковларның бер-берләрен аңлап яшәве алар гаиләсенең үзенчәлеге булып тора. Егерме елдан күбрәк бергә гомер итү дәверендә бер-берсен хөрмәт итү, ярату, тугрылыклы булу хис­ләрен саклыйлар. Ир белән хатынны туган авылларында һәм районда хөрмәт итәләр. 
Гаиләдә ул һәм кыз тәрбияләнә: Иван Казанда югары белем ала, Анна авыл мәктәбендә укый. Ярату һәм кайгыртуда үсүче балалар әти-әнисенең яр­дәмчеләре булып торалар – бердәмләшеп эшләү гаиләне якынайта һәм ныгыта. “Безнең әти белән әни – иң яхшылары, без аларга барысы өчен дә чиксез рәхмәтле”, – диләр балалары.

– Тантана безгә нык ошады, бик дулкынландыргыч булды. Чакырылган гаиләләр арасында без иң яшьләредер кебек тоелды. Гаилә тормышында шактый бай тәҗрибә туплаган парлар белән беррәттән чакырулары безнең өчен зур мәртәбә булды. Ышаныч белдергәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Тантаналы өлештән соң, төрле телләрдә яңгыраган җырлар белән үрелеп барган матур концерт булды. Кабул итү Кремльдә булуга карамастан, чара җылы, иркен мохиттә узды, бу күркәмлекне Рөстәм Нургалиевич белән Гөлсинә Әхәтовна тагын да ямьләделәр, әлбәттә, – дип үзләре­нең тәэсирләре белән  уртак­лаштылар Мешковлар гаиләсе редакция хезмәткәрләре белән. 

фото: Мешковлар гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев