Россиядәге 24 млн гаилә балаларга ярдәм өчен «Путин түләүләре»н алган
Россия Президенты Covid-19 пандемиясе чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен түләүләр турында боерык чыгарды.
(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таңнары"). Россиядә балаларга ярдәм итү өчен 5 һәм 10 меңлек түләүләрне 24 млн чамасы гаилә алган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин киңәшмәсендә РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Министр әйтүенчә, дәүләт башлыгы карары буенча 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр апрель, май һәм июнь айларында бишәр мең сум акча алу хокукына ия булган. «4,2 млн баланың әти-әнисенә бу түләүләр күчерелгән инде», — диде Котяков.
Министр билгеләп үткәнчә, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә акча каралган. «19,8 млн баланың ата-анасы бу ярдәмне алган инде», — диде ул.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, аз керемле гаиләләр өчен дә аерым ярдәм чаралары каралган. Аерым алганда, 1,5 яшькә кадәрле балаларга айлык пособие күләме 6,7 мең сумга кадәр арттырылган. «Мондый пособиеләр бала туганчы эшләмәгән яки аз гына хезмәт хакы алган ата-аналарга билгеләнгән», — дип аңлатты министр. Ведомство исәпләп чыгарганча, Россиядәге 540 мең гаиләгә арттырылган ярдәм чаралары каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев