Россияне бергәләп яшелләндерәбез!
Бөтен ил буйлап “Бердәнбер су объектларын саклау” федераль проектының “Экология” илкүләм проекты “Яшел Россия” экология акциясе һәм “Россия суы” акциясе уза.
(Тәтеш, 22 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, фото Сергей Тойкин).
Тәтеш районында яшәүчеләр, предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары табигатьне саклауга гына түгел, экологик һәм патриотик тәрбия бирүгә дә ярдәм итү өчен өмәләрдә катнашалар – яраткан ял итү урыннарында, паркларда, сулыклар янында һәм елга ярларында, үз йортларының тирә-ягында санитар җыештыру үткәрәләр.
“Авангард” газетасы редакциясе коллективы да эш көне тәмамлангач, Идел ярына, төгәлрәге, тәтешлеләрнең барысына да билгеле булган калкулыкка барды, аннан иксез-чиксез елганың барлык гүзәл күренеше уч төбендәгедәй күренә. Ташлап калдырылган шешәләр, пластик пакетлар һәм стаканнар, ризык калдыклары – болар биредә ял итүчеләрдән соң көн саен диярлек барлыкка килә. Ашап бетерелмәгән алма һәм банан кабыгына череп таралу өчен 6 атнага кадәр вакыт кирәк, ә бит пластик шешәләр һәм пакетлар йөзләгән, меңләгән еллар ятарга мөмкин. Алюминий банкалар юкка чыксын өчен ярты миллион ел вакыт кирәк булачак, пыяла шешәләр гомер буе сакланырга мөмкин. Моның өстендә уйланырга кирәк. Һәркем табигать хакында кайгыртып, үзе белән бер-ике капчык алып, чүп-чар җыя һәм аны якындагы контейнерга илтеп куя ала – бу алай ук кыен түгел бит инде.
Ял итүчеләрнең чүп-чарны текә ярга ыргытып калдыруы да күңелне борчуга сала, аннан аларны бары тик альпинистлар гына алырга мөмкин.
Район газетасы хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә туган ягыбызның гүзәл бер табигать почмагын бик теләп чистарттылар һәм мондый экологик чаралар коллектив өчен матур гадәткә әверелер, дигән карарга килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев