Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме – кешеләр сәламәтлеге”
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Тәтеш районына килде.
(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, Инга Сәфәрова (автор фотолары)). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов алдынгы “Бакырчы” хуҗалыгы кырларында Рөстәм Миңнехановны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуровны райондагы авыл хуҗалыгы эшләре барышы белән таныштырды.
“Тулаем алганда район уңышны урып-җыюга, көзге игеннәрне чәчүгә мобилизацияләнде һәм комплекслы әзерләнде”, – диде Рәмис Хатыйп улы. Ул республика җитәкчелеге булышлыгы ярдәмендә районда күп кенә дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашуын билгеләп үтте.
Республика Президенты район башлыгы озатып йөрүендә Бакырчыда үткән атнада эшли башлаган күчмә поликлиникада булды һәм табиблар, бирегә тикшерү узарга килгән кешеләр белән аралашты. “Безнең барлык поликлиникалар медицина тикшерү уздыра, әмма авылда яшәүчеләрнең күңел халәте шундый, алар аяктан егылмыйча, хастаханәгә бармый. Иң әһәмиятлесе – профилактик медицина тикшерүе, кешегә нинди ярдәм кирәклеген без алдан ук күрергә тиеш. Шуңа күрә без республикада читтә урнашкан ничә торак пункт барлыгын, ничә күчмә медицина комплексы кирәклеген исәпләп чыгардык һәм дүртне булдыру турында карар кабул иттек, берсе инде сезнең районда эшли. Биредә безнең иң яхшы клиникалардан иң яхшы белгечләр кабул итә. Шуңа күрә, кешеләр хакимият тәэмин итәргә тиешле кайгыртучанлыкны үзләрендә тоярлар, дип ышанам. Чөнки иң мөһиме – кешеләр сәламәтлеге, тормышның дәвам итүе, демография”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республикадагы беренче мобиль медицина комплексының бурычы – һәрвакытта да район үзәгенә кадәр барырга мөмкинлеге булмаган кечкенә торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү. Модуль тулысынча үзидарәле һәм проектлаштырылган, шулай булгач, аның елның теләсә кайсы вакытында эшләү мөмкинлеге бар. Билгеләп үтик, кечкенә торак пунктларда медицина комплекслары – республикада даими нигездә эшләячәк.
Рөстәм Миңнехановның Бакырчыда ачылуга әзерләнә торган авыл тарихы музеена баруы тагын бер әһәмиятле вакыйга булды, аны авыл кешеләренә якташлары Наил Мөхитов булдырган.
Музей берничә өлештән тора, аларның һәркайсына авылның борынгы тарихыннан алып бүгенге көненә кадәрге билгеле бер этаптагы барлык үсешен яктырткан экспонатлар урнаштырылган. “Авыл кешеләре үзләренең тарихын саклауга өлеш кертте, алар тарафыннан үзенчәлекле материал җыелды”, – диде район башлыгы, Президентка музей залларының берсендәге экспозицияне күрсәтеп.
Татарстан Президенты эшлекле сәфәр азагында “Хәят” чишмәсендә булды, аның гарәп теленнән тәрҗемәсе “тормыш өчен мөһим” дигәнне аңлата. Бер гасырдан күбрәк агучы кизләүнең тирә-як территориясе Наил Мөхитов ярдәме белән төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта авыл кешеләренә җайлы булсын өчен, биредә киң, уңайлы баскыч куелган, аның озынлыгы 110 метр һәм беседкалар бар, төнге вакытта чишмәнең тирә-ягы яктыртыла.
“Соңгы берничә ел эчендә Бакырчы яхшы якка үзгәрде: асфальт түшәлде, яңа мәдәният йорты эшләнде, чишмә урынында элек чокыр иде, хәзер – яңартып төзекләндерелгән парк, балалар өчен яхшы мәйданчык бар, – дип уртаклашты яшь ана Екатерина Гафурова. – Беренче көнне үк күчмә медицина комплексы белгечләренә кабул итүгә эләктем, аларның эшеннән мин бик канәгать”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев