Үсентеләр утырталар, слетларда катнашалар, тәҗрибә үткәрү эшләре алып баралар
Алар хакында безгә аның җитәкчесе, химия һәм биология укытучысы Валерий Большаков сөйләде.
(Тәтеш, 20 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш урманчылыгының Урюм урта мәктәбендәге “Урман яратучылар” мәктәп урманчылыгы үз эшенә йомгак ясады.
Алар хакында безгә аның җитәкчесе, химия һәм биология укытучысы Валерий Большаков сөйләде.
Валерий Иванович мәктәп командасының Татарстандагы мәктәп урманчылыклары слетларында даими рәвештә призлы урыннарны яулады, ә Виктория Малькина белән Денис Малькин – Россиядә узган слетларда 1нче һәм 2нче урыннарны алды. Билгеле сәбәпләр буенча быел мондый чаралар булмады, шулай да укучылар үзләрен “Чикләрсез балачак” XXII Халыкара фестиваль кысаларында республика бәйге-акциянең зона этабында күрсәтә алдылар – Кирилл Карпов, Елена Лупашко һәм Анна Трифонова составындагы команда “Чиста дөнья” номинациясендә 1нче урынны яулады. Урюмлылар шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган мәктәп укучыларының “Табигать һәм без” IX республика экофестивале кысаларында бәйгенең муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар: Надежда Алякина һәм Ангелина Кильганова 1нче урынны алды, Регина Христофорова икенче булды.
“Безнең балалар бик кызыксынучан һәм активлар, үзләренең кече ватаннарын яраталар һәм аның тагын да матур булуын телиләр, – ди Валерий Большаков. – ТРның атказанган урманчысы Ирфан Измайлович Халитовның “Ватаныбыз урманнарга бай, хезмәт сөючән, уйлап эш йөртүче, талантлы кешеләре белән тагын да баерак” дигән сүзләре безне илһамландыра. Ясалма шартларда чыршы һәм нарат үстерү буенча 2019 елда башлап җибәрелгән тикшеренү эшләре дәвам итә. Быел шулай ук үзебезнең мәктәп питомнигын булдырдык, чыршы, нарат һәм имән орлыклары чәчтек. Орлыкларны без үзебез җыябыз, аларны аралап чистартабыз, нык булсыннар өчен әзерлибез. Мәктәпнең агачлар үсентесе паркының коллекция бүлеге тулылана – өстәмә 45 имән үсентесе, гадәти 50 чыршы һәм 12 зәңгәр чыршы утырттык. Экологик акцияләр үткәрәбез”.
Мәктәп укучылары раславынча, 2017 елдан бирле үстерелә торган кедрлар аларда аеруча да горурлык хисләре тудыра, алар әле тагын мәктәп тирәсендә 120 чыршы барлыгы, аларга 24 яшь булуы турында да хәбәр иттеләр.
Мәктәп урманчылыгына йөрүчеләр быел, алар әйтүенчә, яхшы эшләгәннәр – 150 килограмм имән орлыгы җыйганнар, Урюм урманчылыгының 1нче кварталында 4,5 гектар мәйданга чыршы утыртуда катнашканнар, мең үсенте утыртканнар. Пролей-Каша һәм Урюм авылларындагы үзләренең йорт яны участокларына 90нан артык чыршы утыртканнар. Үсентеләрне җәй дәвамында карап тору җиңелләрдән түгел – бу чүпләрен утау, чүп үләннәре белән көрәшү, тирәләп алу. “Алга таба мәктәп урманчылыгы слетлары булыр дип өметләнәбез, шуңа күрә укучылар һәрдаим шөгыльләнәләр һәм Тәтеш урманчылыгы урманчысы урынбасары Юрий Малкин, Урюм урманчылыгы участогы урманчысы Дмитрий Тойкин җитәкчелегендә слетның этаплы биремнәрен башкаралар. Барлык кирәкле приборлар һәм җайланмаларны, махсус киемнәрне безгә Тәтеш урманчылыгы бирде, аның җитәкчесе Ранил Рәхмәтуллин әле тагын безнең укучыларны Казандагы урман музеена экскурсиягә алып барырга ярдәм итте, – ди Валерий Большаков. – Без мәктәп урманчылыгының “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” Бөтенроссия смотр-бәйгесенә гариза бирдек инде. Планнар күп. Слетка әзерләнәбез, тикшеренү һәм тәҗрибә ясау эшләре алып баруны дәвам итәбез, хезмәтебез районга һәм анда яшәүчеләргә файдага булачак”.
рәсемдә: Мәктәп урманчылыкларының республика слеты, 2019 ел./ФОТО БОЛЬШАКОВ АРХИВЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев