“Сезнең бизнес зыян күрдеме? Дәүләттән субсидия алачаксыз!”
Оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең 24.04.2020 ел, № 576 карары белән билгеләнгән.
(Тәтеш, 21 май, "Тәтеш таңнары").
Субсидия аны алучыларга яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә килеп туган авыр хәлне яхшырту шартларында алар эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2020 елның апрель һәм май айларында үз хезмәткәрләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклап калуга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында бирелә.
Субсидия түбәндәге шартларны бер үк вакытта үтәгәндә бирелергә мөмкин:
субсидия алучы 2020 елның 1 март торышына кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгәндә (ЕРСМСП Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган);
субсидия алучының эшчәнлеге алып барыла торган тармакны Россия икътисады тармакларына кертелгәндә, күбесенчә яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр. Субсидия алучы икътисади эшчәнлекнең төп төре буенча билгеләнә, аның турында мәгълүмат 2020 елның 1 март торышына ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта бар;
субсидия алучы оешма ябылу процессында тормаганда, субсидия алучыга карата банкротлык процедурасы кертелмәгәндә, субсидия алучыны алга таба юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгәндә;
субсидия алучының 2020 елның 1 мартына салымнар һәм иминият кертеме буенча бурычлары юк, тулаем алганда, 3 мең сумнан артып китмәгәндә;
субсидия бирелә торган айда субсидия алучының хезмәткәрләр саны 2020 елның мартына карата 90 проценттан ким булмаганда.
Субсидия гариза буенча бирелә.
Субсидия алу турында гариза оешма урнашкан урын (шәхси эшкуарның яшәү урыны) буенча салым органына түбәндәге бер ысул белән бирелә:
– Телекоммуникацион элемтә каналлары буенча электрон төрдә;
– “Салым түләүченең – юридик затның шәхси кабинеты” яки “Салым түләүченең – шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинет”ы аша;
Мөһим! Гаризаны электрон рәвештә тапшырганда гариза бирүче квалификацияле электрон имзасы белән кул куярга тиеш.
– Почта аша РФ Хөкүмәтенең 24.04.2020 ел, № 576 карары белән расланган форма буенча.
– Шәхсән инспекция бинасына кергәндә урнаштырылган гаризалар кабул итү өчен махсус бүлеп бирелгән бокс аша.
Субсидия күләме 2020 елның 1 гыйнвар торышына минималь хезмәт хакы (12 мең 130 сум) күләменә карап билгеләнә:
2020 елның мартында оешмаларның хезмәткәрләр санына карап;
2020 елның мартында эшчеләрнең саны бер берәмлеккә арттырылган шәхси эшмәкәрләргә карата.
Хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр өчен субсидия күләме бер минималь хезмәт хакына тиң.
2020 елның апрель аена субсидия алу өчен гаризаны 2020 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр, 2020 елның май ае өчен – 2020 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр салым органына тапшырырга кирәк.
Россия Федераль салым хезмәте субсидия алучыга субсидияне телекоммуникацион элемтә каналлары буенча, “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша яки почта аша күчерү турында хәбәр итә.
“Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Сезнең бизнес зыян күрдеме? Дәүләттән субсидия алачаксыз!” дигән бүлек бар, анда субсидия алу шартлары, аның күләме һәм башкалар турында, шулай ук бирелгән гаризаларны карау барышы турында тулы мәгълүмат урнаштырылган.
Гаризада күрсәтелгән мәгълүматның дөреслеге өчен субсидия алучы җавап бирә”, – дип хәбәр итә салым инспекторы Раилә Низамиева.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев