Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Сезнең тормышыгызда комсомол нәрсәне аңлата?” – дигән сорау­га тәтешләр җавап бирәләр

Бүген – Комсомол туган көне.

(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең күпчелеге өчен комсомол булды һәм биографиянең мөһим өлеше булып кала бирә.

“Сезнең тормышыгызда комсомол нәрсәне аңлата?” – дигән сорау­га безнең укучылар җавап бирә.
 

Реклама

  Вера Зубова:
– Тормы­шыбызда кызык­лы һәм гыйб­рәтле нәрсәләр күп ­булды. Комсомол яшь­леге минем өчен иң бәхетле вакыт. Килдеш урта мәктәбендә комсомол сафларына иң соңгылары булып кабул ителдек. Бу вакытны җылылык белән искә төшерәм. Пионер һәм комсомол оешмалары җәмгыять өчен иң яхшы сыйфатларны – җаваплылык, ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлекне тәр­бия­ләделәр, яхшы эш­ләргә илһам­лан­дырдылар. Бу патриотик тәрбия дә. Без бабаларыбыз һәм әтиләребез, пионерларыбыз һәм ком­сомолчыларыбызның батырлыклары мисалларында тәрбияләндек. Дус, намуслы, игелекле булырга өйрәндек. Лаеклы кешеләрнең берничә буыны комсомол үрнәкләрендә үсте. Танышларым арасында гадел, ихтирамлы, тәрбияле, интеллигент кешеләр барлыгына мин бик шатмын.
Комсомол – ул минем яшьлегем.

 Мәрьям Минкина:
– Педагогия училищесының комсомол оешмасында эшләү турындагы истәлекләр – иң җылы хатирәләр. Бу миңа зур коллектив белән идарә итү күнекмәләре бирде, менеджмент нигезләренә өйрәтте. 
Педучилище яшьләре белән эш алып барылды. Барлык чараларны комсомол комитеты үткәрде. Бу ­студентлар үзи­дарәсенең идея башлангычы булган органы иде. 
Комсомол комитеты – комсомолчыларны яклау органы да иде, начар эшләре өчен җәза да бирде. Кемнәрдер өчен җавап­лылыкны үз өсләренә дә алдылар, алга таба алар­ның тормышы җайга салынды, балалар лаеклы кешеләргә әверелделәр. Педагогия училищесы комсомол комитетының күп әгъзалары мәктәп, мәгариф бүлеге җитәкчеләре, әйдәп баручы белгечләр булдылар.
1988 елда мин, студентлар отряды командиры буларак, 15-16 яшьлек 28 укучыны Молдавиягә алып бардым. Безнең “Волжанка”  отряды яшелчә һәм җиләк-җимешләр җыю нормасын 180 – 200 процентка үтәде. Стройотряд эшкуарлык күнекмәләренә өйрәтте. Бу студентларны җәйге һәм көзге эшләргә оештырганда күп тапкырлар кирәк булды.
Районыбызның комсомол райкомы район күләмендәге чараларны оештырды. Минем һәр авылда һәм һәр оешмада дусларым һәм танышларым бар иде. Хәзергә кадәр шатлык, уңышлар һәм мәшәкатьләр белән уртак­лашып торабыз. Бер-беребезгә ярдәм итәбез.

 Надежда Петухова:
– Укучы яшьләр белән эшләү буенча сәркатип буларак, район мәктәпләре белән хезмәттәшлек иттем. Без үз эшчәнлегебезне партия райкомының идеологик бүлеге җитәкчелегендә төзедек. Район күләмендә күп чаралар үткәрелде. Турслетлар популярлыгы, “Зарница” хәрби-спорт уены, факел йөреше, сугышчан дан урыннары буенча экскурсияләр, “Кар десанты” , агитбригадалар, “Алтын алка”  бөтенроссия зона, республика этабында җиңүләр. “Бөтен сыйныф белән – авылга” партиясенең чакыруы буенча, минем җитәкчелектә Зур Әтрәч һәм Килдеш авылларындагы чыгарылыш сыйныф укучылары колхозларда хезмәт куйды. Олы Шәмәк, Тархан, Келәш, Килдеш, Урюм, Бидәңге, шәһәрдәге 1нче мәктәптә көчле комсомол оешмалары булды. Тормыш кайнап торды, без күтәренке рухта эшләдек, иҗат иттек, кирәкле эш алып баруы­бызга һәм безнең хезмәт әйләнә-тирә дөньяны яхшырак итүенә ышандык. Комсомол турында матур истәлекләр генә калды, комсомол миңа тормышымда бик күп нәрсәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол