“Шатлык”ның үз йөзе бар
Алар тамашачыларга татар халкының җырларын бөтен йөрәкләре аша үткәреп, күңелләренә үтеп керерлек итеп җиткерә.
(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Сәния Сәмигуллина). Ансамбль үзенә бер төркем гүзәл затларны, авылдагы “Ак калфак” бүлеге вәкилләрен туплаган. Аларның чыгышлары балалар өчен дә, олыларга да, авыл һәм шәһәр тамашачысына да аңлаешлы – йөрәктән чыгып, йөрәкләргә барып җитә торган. Җырларын бер сулышта, таң калып тыңлыйсың.
Ансамбльнең исеме аеруча да үзенә тартып тора. “Шатлык” сүзен ишеткәч үк, күңелне ниндидер җылылык биләп ала. Бу хакта сүз чыккач, коллективта күпчелегенең элекке “Көләч” ансамблендә катнашучылар икәнлеге ачыкланды. Оешып киткәндә киңәш-табыш иткәннәр дә, бик матур исем – “Шатлык” күңелләренә аеруча да хуш килгән. “Ансамбльдә төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр бар. Аларның иң яшенә – 44, иң өлкәненә – 65. “Шатлык”ны оештырып җибәргәндә авылдашым Миләүшә Әхмәдуллина, сценарий төзегәндә Малинә Измайлова зур ярдәмчеләрем булды, – ди ансамбльнең җитәкчесе Алсу Халикова. – Алсу Шәһиәхмәтова, Таһирә Таһирова, Малинә Измайлова, Алсу Халикова, Кадрия Халикова, Әлфия Шәрәева, Инзилә Батталова, Рузинә Йосыпова, Җәүһәр апа Сюндюкова, Миләүшә Әхмәдуллина, Фирдәвес Ибраһимова, Мәдинә Хәмитова, Хәмдия Әхсәнова “Шатлык” төркемендә халкыбызның борынгы һәм заманча җырларын башкарып, күңелле ял кичәләрендә авыл эшчәннәрен матур чыгышларыбыз белән сөендерергә тырышабыз”.
Алсу Заһирҗан кызы әйтүенчә, ансамбль районда “Ак калфак” оешмасы барлыкка килгән мәлдә, ике ел элек үзенең иҗади тормышын башлап җибәргән. Шушы вакыт эчендә алар төрле чаралар үткәреп, хәтта күрше Ульян каласыннан да мәртәбәле кунаклар кабул иткәннәр. Күркәм җырлары, чыгышлары өчен “Шатлык” ансамбле төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Дипломнар белән билгеләп үтелгән.
“Алар бик активлар. Җырлары, милли киемнәре белән соклану уяталар. Без үзешчәннәрнең чыгышларын бик яратып тыңлыйбыз”, – диделәр Үтәмеш кешеләре.
Кабатланмас үз йөзе булган ансамбль киләчәктә дә район сәхнәләрен яулар, үзенең җырлары белән тагын да шатландырып торыр әле, дигән өметтә калабыз. Уңышлар сезгә, “Шатлык”!
“Шатлык” ансамбле үзешчәннәре./ФОТО ГӘҖИТЕБЕЗ АРХИВЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев