Реклама
Көн темасы
Шимбә, 29 июньдә, “Валда шинясь” Килдештә дусларны җыя!
Мордва мәдәниятенең VI республикакүләм фестиваль программасында:
(Тәтеш, 29 июнь, "Тәтеш таңнары").
Мордва мәдәниятенең VI республикакүләм фестиваль программасында:
8 сәгатьтән – фестивальдә катнашучыларны каршылау.
10 сәгатьтән – концерт программасы, шулай ук “Күңелгә якын җырым, яңгыра” дигән җырлы аулак өй; мордва йоласы уеннарын күрсәтү; “Такмак аланы” – уенлы һәм биюле җырлар, шамакайлы такмазалар һәм шаян җырлар; “Истәлеккә күрсәтү” – фотомәйданчык; “Тюштян ярминкәсе” – халык һөнәрләре, кәсепләре, сувенир әйберләр күргәзмәсе, мастер-класслар үткәрү; “Мордва йорты” – кунакчыл хуҗалар сезне мордва көнкүреше һәм йолалары белән таныштырыр. Балыкчылар станында сез балык каптыра, балык ризыклары әзерләү серләрен һәм аларны авыз итеп карый алачаксыз. “Балалар өчен уен мәйданчыклары; “Тюштян уеннары”: спорт ярышлары.
11 сәгатьтә – “Туган йорт учагының кояш нуры астында җылын” дигән театральләштерелгән кереш бүлек.
Фестивальне бәйрәм итү көнендә, 2019 елның 29 июнендә, мәдәни чаралар үткәрелә торган урынга кадәр илтүче автобуслар маршруты:
1нче маршрут: район мәдәният йорты (8 сәгать 30 минут) – Урюм мәдәният йорты (9 сәгать) – Килдеш мәдәният йорты;
2нче маршрут: Кадыш (медицина пункты) (9 сәгать) – Киртәле урта мәктәбе (9 сәгать 15 минут) – Килдеш авылы.
3нче маршрут: Башчы клубы (8 сәгать 30 минут) – Бессоново мәдәният йорты (9 сәгать) – Килдеш;
Килдеш мәдәният йортыннан кузгалу шул ук маршрутлар буенча 13 сәгать 30 минутта. Барып-кайту бушлай.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев