Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәләтле булуларын күрсәттеләр

Тәтештә Халыклар дуслыгы йортында “Җәлил укулары” I халыкара әдәби шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булды.

(Тәтеш, 30 ноябрь, Тәтеш таңнары). Анда шәһәрдәге балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. 

Бәйге үткән көнне Халыклар дуслыгы йортында алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Чыгыш ясарга килгән һәркемнең йөзендә шатлык чаткылары балкый һәм шул ук вакытта дулкынланулары да сизелеп тора. Шулай булмый ни, ничәмә-ничә катнашучы арасыннан алдынгы булу җиңел түгел шул.

“Җәлил укулары”н ­та­­тар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова сәламләү сүзләреннән ачып җибәрде. “Бү­ген биредә иң-иң сәләтлеләр җыелды, – диде Асия Заһир кызы һәм сабыйларга эндәшеп: “Җәлил кем ул? Кайчан туган?” – дигән сорау­ларны бирде. Ә алар шунда ук бердәм рәвештә җавап биреп: “Каһарман шагыйрь. 1906 елның 15 февралендә”, – диделәр.                                                                                                                

Шундый күңелле кичерешләр белән бәйгене Тәтешнең “Башаккай”, “Миләшкәй”, “Каенкай”, “Сабый”, “Әкият” ба­ла­лар бакчаларында­ тәрбияләнүчеләр баш­­лады. Алар энҗе бөртекләредәй балкып, бер-бер артлы чыгыш ясадылар. Татар һәм рус телләрендә яңгыраган шигырьләрне балалар сәхнәләштерелгән күренешләр белән дә ямьләделәр. Сабыйлар бик тырышып әзерләнгән, әмма бәйгедә югалып калу һәм артык борчылу да була, әлбәттә. Бу мизгелләрдә инде тәрбияче апалары ярдәмгә килде. Аннары Бакырчы, Алабирде, Байраш, Бидәңге, Киртәле, Килдеш, Нармонка, Олы Тархан, Зур Әтрәч, Кошки-Новотимбаево, Урюм, Тәтештәге 1нче, 2нче һәм татар мәктәп­ләре укучылары, авыл хуҗалыгы техникумы студенты сүз алды. Укучылар шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен йө­рәкләргә үтеп керер­лек итеп сөйләделәр.

Балаларның һәм уку­чы­ларның сәләтле бу­­­луы­на мәртәбәле жю­ри: районның “Ак калфак” оешмасы, “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХ җитәкчесе Рима Сафиуллова, рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Олег Евсеев һәм башкалар аерым сок­лану хисләрен белдерделәр. Әйтергә кирәк, аларга, 100ләп балага, бәя бирү  җиңелләрдән булмагандыр, мөгаен. 

“Бәйгенең оештыручанлыгы да, балаларның әзерлеге дә бик яхшы. Тәрбиячеләр, укытучыларның биредә зур хезмәт куюы ачык чагыла. Алар һәркайсын тырышып өйрәткән, Муса Җәлилнең үлмәс иҗатын күңелләренә сеңдергән. Мин чыгыш ясаучыларның сәләтенә сокландым, чөнки биредә без районның киләчәген күрдек”, – диде әңгәмә барышында Рима Гомәр кызы.  

Ахырдан күмәкләшеп фотога төшкәч, шигърият ярышында катнашучыларга җылы те­ләк­ләр яңгырады һәм җиңүчеләр рес­публика­да узачак бәйгегә ба­рачак. 
Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотосы) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев