Сәнәгать – ныклы үсештә
Тәтеш районына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов килде.
(Тәтеш, 26 август, "Тәтеш таңнары", Николай Плотников, Инга Сәфәрова фотосы). Эш сәфәре кысаларында Альберт Кәримов Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән берлектә Тәтешнең механика заводында, “Тәтеш” сәнәгать мәйданчыгында булды, анда югары технологияле җайланмалар, заманча станоклар һәм приборлар, предприятиеләрнең склад биналары күрсәтелде.
Министр һәм район башлыгы очрашу вакытында районда эшкуарлыкны үстерүгә кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләр хакында сөйләште. “Районда сәнәгатьне алга таба үстерү өчен потенциал бар”, – дип билгеләп үтте әңгәмә вакытында Рәмис Хатыйп улы.
Сәнәгать объектларын карау Тәтеш механика заводыннан – Казан вертолет заводының иң яхшы структураларының берсеннән башланды. Предприятиенең бүгенге көндә барлык модификацияле вертолетлар өчен 9 меңнән артык исемдәге комплектны әзерләвен, соңгы берничә елда үзенең җитештерү куәтен 3 тапкырга диярлек арттыруын билгеләп үтәсе килә. Заводта хәзерге вакытта 130дан күбрәк тәтешле хезмәт куя. “Яңа җайланмалар кайтарабыз, яңа әйберләр әзерләү технологиясен үзләштерәбез, киләчәккә өмет баглап эшлибез”, – дип белдерде министрга завод директоры Сергей Федотов.
Делегация сәнәгать мәйданчыгында “ТТП” предприятиесенең төп җитештерү барышын карады, аның директоры Алексей Черкасов производствоны үстерү буенча киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм агымдагы хәл турында сөйләде: “Тотрыклы эшлибез. Пандемиягә карамастан, эшче урыннарны саклап кала алдык, шулай ук тәэмин итеп торучыларны да һәм сату базарын да югалтмадык, продукция сорап алына”.
Тагын бер сәнәгать мәйданчыгы резиденты – “Полимер-Идел буе” предприятиесе ахыргы пункт булды, анда пластмасстан производство әйберләре җитештерү – төп эшчәнлек төре булып тора. Нияз Гайнетдинов әлеге предприятиенең эше хакында тулысынча сөйләде.
Очрашу вакытында министр предприятиеләрдәге коллективларга алга таба да нәтиҗәле җитештерегез дигән теләген белдерде.
Тәтеш районында эшкуарлык өчен шартлар булдырыла: сәнәгать мәйданчыклары резидентларын җир салымын түләүдән һәм җир өчен аренда түләүдән азат иткәннәр, ә үз эшен башларга теләүчеләр өчен буш торган биналар һәм җир кишәрлекләре бирелә, киләчәктә сәнәгать мәйданчыгында яңа цехлар төзү. Боларның барысы да, эшкуарлык инициативасы, инвесторларның активлыгы, районның киләчәктәге икътисади үсешенә һәм яңа эшче урыннар булдыруга йогынты ясаячак, әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев