Сорауларга социаль яклау бүлеге начальнигы җавап бирә
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Колсанова Ольга Алексеевна белән туры эфирның темасы: “Социаль контракт” программасы кысаларында аз керемле гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү”.
(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары”).
Бүген, 11 мартта, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Колсанова Ольга Алексеевна белән “Социаль контракт” программасы кысаларында аз керемле гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү” темасына туры эфир булачак.
Туры эфир Instagram-дагы безнең # tetuch_awangard аккаунтында 16.00 сәгатьтә башлана.
Тәтешлеләр әлеге тема буенча үзләренең сорауларын туры эфирда бирә алалар яки сорауларны avangard@tatmedia.com электрон адресына юллый алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев