Стратегик максатлар хакында сөйләштеләр
Районның педагогия берләшмәсе Тәтеш муниципаль районында белем бирү тәрбиясен һәм сыйфатын үстерүне яңартуның стратегик максатларын барлады.
(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә узган киңәшмә эшендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек начальнигы Татьяна Иванова, район педагоглары катнашты.
“Сыйфатлы белем алыр өчен безнең районда барлык шартлар да бар: уку программалары камилләшә, заманча мәгълүмати технологияләр кертелә, мәктәпләрнең матди-техник базасы яхшыра, уку өчен уңайлы шартлар булдырыла, – дип хәбәр итте район башлыгы. – Мәктәпләр һәм балалар бакчаларына капиталь һәм агымдагы ремонтка республика, муниципаль бюджеттан акча күчерелде. Олы Тарханның “Түгәрәк икмәк”, шәһәрдәге “Миләшкәй” балалар бакчаларында шундый ремонт бара, кадет мәктәп-интернатын капиталь ремонтлау программасы буенча Тәтештәге кадет мәктәп-интернатында ремонт эшләре алып барыла. “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Алабирде һәм Олы Тархан мәктәпләрендә шулай ук ремонт бара”.
Рәмис Хатыйп улы “Акчарлак” лагерендә яшь тәтешлеләр өчен яхшы җәйге ял оештырылуын билгеләп үтте: “Сменалар программасы балаларны ватанпәрвәрлек, сәнгать-эстетик, спорт-сәламәтләндерү рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларга бай булды”.
Район башлыгы белем бирү өлкәсендә муниципаль сәясәтнең ачык, үсә баручы, мәгълүмати һәм технологик җиһазландырылган белем системасын стратегик максат итеп билгеләде.
Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина үзенең докладында бердәм дәүләт имтиханы үз эченә укучылар әзерләүнең объектив билге сыйфаты төрен алуына басым ясады һәм өстәде: “Үткән уку елы күрсәткечләре буенча районыбызда кайбер фәннәрдән дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре яхшырды. 2019 елда БДИны 99 чыгарылыш тапшырды, шуның 13е урта белем турындагы аттестатны бик яхшы билгесенә алды һәм “Укудагы аерым уңышлары” өчен медале белән бүләкләнде” .
Татьяна Владиславовна район чыгарылышлары ел саен максатчан юнәлеш буенча югары уку йортларына укырга керүен, 2019 елда аларның исәбе 14 кешегә артуын әйтте. Татьяна Красулина райондагы һөнәри белем системасының үсүен анализлады, көллият һәм техникум студентларының “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләр чемпионатының төрле этапларында актив катнашуларын билгеләп үтте.
Районның мәгариф бүлеге начальнигы җыелучыларны районның мәгариф системасы эшенең нәтиҗәләре белән таныштырды, һәм залдагылар иң яхшыларны – укуда һәм балаларны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешүчеләрне кат-кат алкышлады.
Әле тагын эшләү зарурилыгы булган мәсьәләләр дә әйтеп үтелде.
“Безнең алда җитди һәм гаять зур бурычлар тора – бу белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын тәэмин итү, сәләтле балаларны ачыклау һәм ярдәм итү системасын үстерү, укытучылык үсеше һәм башка системаларны булдыру, – диде Татьяна Красулина. – Мәгариф системасы һәрвакытта үсеш тәртибендә тора, без балалар, педагоглар өчен бердәм көч белән күп нәрсәләр эшлибез”.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Татьяна Иванова белем бирүдә югары сыйфатларга ирешүнең мәгариф системасында мөһим бурычларның берсе булуын билгеләп үтте һәм республика буенча БДИ нәтиҗәләре белән таныштырды. “Тәтешнең педагогия берләшмәсе дөрес юнәлештә максатчан эшли”, – диде Татьяна Александровна.
Районның мәгариф системасы хезмәткәрләрен бүләкләү тантаналы чараның күңелле мизгелләре булды.
“Минем йөрәктәге кебек, безнең һәркайсыбызныкында, укытучы өчен урын бар, – диде җылы эчтәлекле чыгышында Рәмис Сафиуллов. – Укытучы дигән исемне горурлык белән йөртегез. Зур рәхмәт сезгә, сез белем генә биреп калмыйсыз, сез яшәргә өйрәтәсез. Яңа уку елында уңышлар юлдаш булсын сезгә!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев