Сырхаулар һәм аларның сәламәтлеге беренче урында
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Наталия Мазюкина сырхаулар хакына барлык көчен, тирән белемен һәм осталыгын куя.
(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина) Таныш булмаган кешеләр белән аралашудан да кайчагында күңелдә җылылык һәм яхшы тәэсирләр кала. Ә инде табиб сине чирең, авыртуың, курку хисең белән каршы алганда бигрәк тә, син аның йөзендә ярдәм һәм өмет чаткылары күреп, тынычланып китәсең.
– Безнең эштә иң мөһиме – кеше факторы. Табиб өчен дә, пациент өчен дә игелеклелек һәм битараф булмау – дәвалау ысулларын белү һәм даруларның нәтиҗәлелеге кебек үк әһәмиятле, – ди Наталия Ивановна. – Чирләүчеләр, аеруча да өлкән яшьтә, аралашуга, теләктәшлеккә мохтаҗ.
Наталия Мазюкина медицинада – очраклы кеше түгел. Аның әнисе Мария Васильева да бөтен гомерен кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган. Ул Олы Шәмәк участок хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә акушерка, аннары Келәш ФАПында фельдшер булып эшләгән. Гаилә Тәтешкә күченгәч, Мария Ивановна, сүз уңаеннан ул шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, район хастаханәсендә хезмәт куйган.
– Әти парторг булып эшләде, таңнан кичкә кадәр эш белән мәшгуль иде, балачакта вакытны бик еш әнием янында эштә үткәрдем. Сырхауларның кабул итүгә килүләрен хәтерлим әле – авылда халык күп иде. Ә мин, кечкенә бала, өлкәннәр артыннан күзәтеп, курчакларны дәвалый идем, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Авыл халкы әнинең шәфкатьле һәм киң күңелле булуын, чит кешеләрнең әрнүен тиз арада сизеп алуын әлегә кадәр искә алалар. Көндезен дә, төнлә дә, буранда да, яңгырда да кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты.
Наталия Ивановна мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина институтына укырга кергән һәм табиб-гигиенист, эпидемиолог белгечлеген алган. Йогышлы авырулар хастаханәсе базасында интернатураны тәмамлап, квалификацияле табиб-инфекционист булган. Тәтешкә инде гаиләсе белән кайткан. Булачак ире, Олег Мазюкин белән укыган вакытында танышкан, өйләнешкәннәр, уллары Игорь туган.
Тәтеш үзәк район хастаханәсендә эшләү дәверендә “терапия” белгечлеге, функциональ диагностика табибы буенча яңадан белем алган, аннары гомумтәҗрибә табибы булган.
– Безнең һөнәрдә һәрвакытта яңа белемнәргә омтылырга кирәк. Медицинада зур белемгә ия булу өчен һәрдаим укырга кирәк, нәкъ тә менә без, гомумтәҗрибә табиблары, күп профильлелек ярдәмендә башлангыч диагноз куюга сәләтле. Беренче чиратта нинди тикшеренүләр үткәрергә, кайсы белгечкә һәм авыруны кайда җибәрергә кирәклеген, бу мәсьәләләрне без хәл итәбез. Бу бик җаваплы, белем дә, тәҗрибә дә кирәк, – ди Наталия Ивановна.
Табибның эш көне, барлык хезмәттәшләренеке кебек, иртәдән башлана, кайчакларда кич белән соң гына тәмамлана.
– Бары тик якшәмбе көннәрендә генә ял итә алабыз, бу көнне дә әле кәрәзле һәм өй телефоныннан шалтыраталар, киңәш сорыйлар, – дип сөйли Олег Алексеевич. – Хатыннан уңдым, шундый чаклар да була, кайчагында “эшне өйгә алып кайтасың”, ә хатыным минем хис-кичерешләрне “сүндерә”, ул минем күңелгә тынычлык өстәүче. Аның йөрәк җылысыннан, игътибарыннан һәм ягымлылыгыннан рәхәт булып китә. Яшелчә бакчасында эшләргә ярата, чәчәкләр утырта, хризантемаларны, розаларны өстен күрә. Хәрәкәткә этәргеч ясаучы Белый кушаматлы лайка бездә сигезенче ел яши. Ямансуларга ирек бирми, бик актив. Урманда, паркта еш йөрибез, чишмәгә барабыз.
Наталия Ивановнаның авыруларны ничек кабул итүен белгән хезмәттәшләре дә аның хакындагы үз фикерләрен яхшы сүзләр белән тулыландыралар.
– Белемле белгеч, һәрбер авыручыга игътибарлы. Район һәм республика дәрәҗәсендәге күп Рәхмәтләргә, Грамоталарга ия. Ярдәмчел, барыбызга да йөрәк җылысын бүләк итә, – ди табиб-офтальмолог, гомумтәҗрибә табибы Галина Горланова. – Сырхаулар һәм аларның сәламәтлеге аның өчен һәрвакытта беренче урында тора.
фотоны Наталия Мазюкина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев