Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тарих җанланганда

Узган елның 1 сентябреннән башланып киткән “Пушкин картасы” программасы 2022 елда дәвам итә.

(Тәтеш, 5 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Аның кысаларында 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге кешеләр 5000 сум күләмендә билгеләнгән лимит белән виртуаль яки пластик карта рәсмиләштерә һәм проектта катнашучы мәдәният учреждениеләренә билетлар сатып ала алалар.

Тәтеш ягы тарихы ­музее Татарстанның мәдәният учреждениеләре арасында “Пушкин картасы” программасында беренче катнашучы булган һәм бүгенге көндә килүчеләр саны буенча, зур шәһәрләрдәге музейларны да узып, республиканың ­алдынгылар бишлегенә керә.

Музей хезмәткәрләре яшь­ләргә “Тарих җанлан­ганда” дип исемләнгән программа тәкъдим ит­кәннәр. Һәм тарих чыннан да җанлана, кайчандыр сәүдәгәр Серебряковныкы булган борынгы бинага гына килергә кирәк. Ул кадерле кунакларны шәхсән үзе ипи-тоз белән каршы ала һәм сәүдәгәрнең тормыш-көнкүреше, аш-суы белән танышырга чакыра, балалар өчен мавыктыргыч сәяхәт  нәкъ тә пирог әзерләүдән башлана. Аш-су барышында алар үзләре катнашалар, ә пирог кызарып пешкән арада, бер-бер артлы борынгылык мохитенә чумалар: борчакта  күрәзәлек итәләр, романслар тыңлыйлар, йорттагы бүлмәләрнең ничек яктыртылуын һәм канделябрь, несессерның нәрсә икәнлеген, Илюша, Фрол Потапычның кем булуын һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр турында беләләр.
Гражданнарны яклау көлли­яте студентлары Ар­­­тур белән Кириллның Тә­теш ягы тарихы музеена беренче тапкыр килүләре.

– Экскурсия бик ошады. Безне елмаеп каршыладылар, пирог ясавы кызыклы булды. “Пушкин ­картасы” программасы кысаларында үзебез өчен күп бик күп яңа мәгълүматлар белдек, мәсәлән, сәүдәгәрләр йортында хезмәтче чакыру өчен төрле бүлмә­ләрдән кыңгырау шылтыратучылар бер-берсенә бәйле булган. Борчакта күрәзәлек итү гаҗәп­лән­дерде, – дип уртаклашты студентлар.

– Безнең экскурсияләр яшьләр өчен һәрчак кү­ңелле мизгелләргә бай була. Студентлар һәм мәктәп укучылары музей бусагасын атлап кергәнче үз­лә­рен нинди программа көтүе хакында белмиләр. “Тарих җанланганда” программасы  интерактив, анда күп персонажлар катнаша, аларның һәркайсы сәүдәгәр йортында барган нинди дә булса ва­кыйга турында сөй­ли. Яшьләр үзләре өчен яңа сүз­ләр­не, тарихи мәгълүмат­лар­ны исләрендә калдыралар, аларга мас­тер-класслар ошый, – дип сөйли Тә­теш ягы тарихы музее директоры Наталья ­Понедельникова.   
“Пушкин ­картасы” бе­лән эш­ләү музей хез­мәткәрләре өчен баштарак яңа юнәлеш булган. Аны уңышлы тормышка ашыру өчен төгәл эш планы төзелгән: стандарт булмаган чаралар һәм экс­курсияләр оештырылган, Идел аръягы зонасын колачлап алып игъланнар җибәргәннәр һәм Пушкин кар­тасы булдыру буенча методик ярдәмлекләр әзерләгәннәр. 

Программа буенча бү­генге көндә Тәтеш ягы тарихы музе­ена һәм Балыкчылык тарихы музеена Тәтеш, Апас, Буа, Ка­ма Тамагы районнарыннан мәк­тәп укучылары һәм студентлар килә. Гражданнарны як­лау көл­лияте студентлары һәм 1нче мәктәп укучылары музейның еш кунаклары. Шулай да музей хезмәткәрләре ирешелгәннәрдә тук­талып калырга җыен­мыйлар, аларның әле тормышка ашырыр планнары һәм идеяләре бик күп. Уку елы дәвам итә, димәк, мәктәп укучыларының һәм сту­дент­ларның шә­һәребез тарихы бе­лән якыннанрак танышу мөм­кин­леге бар дигән сүз.

 

ТР Мәдәният ми­­нистр­лыгының уз­ган елдагы эш нәтиҗә­ләре буенча киңәйтелгән утырышында Тәтеш ягы тарихы музее алдынгы тәҗрибәле муниципаль музей буларак билгеләп үтелгән. 

фотоны Тә­теш ягы тарихы музее тәкъдим итте

 

 

Тәтеш ягы тарихы музее коллективы көче белән узган елның өч аенда “Пушкин картасы” программасы буенча 200гә якын чара үткәрелгән, аларда 5747 мәктәп укучысы һәм студент катнашкан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев