Реклама
Көн темасы
Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантларына ия булу өчен ярышачак
Приз фонды йөзәр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.
(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына бәйге башлана. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә конкурсның башлануы турында игълан итте.
«Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле», — дип искәртте Җәббаров һәм муниципаль район җитәкчеләрен нәтиҗәләрне объектив төстә санауларын, мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үз вакытында тәкъдим итүләрен сорады.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, бәйгенең приз фонды йөзәр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев