Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

3 декабрь – Билгесез солдат көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– Билгесез Солдат көне халкыбызны берләштерүче, үз тарихыбызны онытмаска, сугыш вакытында һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Ватанны саклаучыларның батырлыкларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле датага әйләнде. Батырлар исән һәм безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Алар ярдәмендә бүгенге көндә без сезнең белән яши һәм эшли, балалар тәрбияли, киләчәкне төзи алабыз. Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны ата-бабаларның иң яхшы традицияләрен намус белән дәвам итә. Күп кенә якташларыбыз хәрби хезмәтне лаеклы рәвештә үтиләр, илнең һәм туган якның иминлеген тәэмин итәләр, ватандашларның тыныч тормышын саклыйлар.

Фронттан кайткан батырларга мәңгелек дан! Ватан өчен һәлак булган батырларга баш иябез! Исемнәре билгесез калган батырларга мәңгелек хәтер!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев