Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыю ­пункты эшли

Ярдәм җыю пункты атнага өч көн эшли: сишәмбе, пәнҗешәмбе – 10нан 18 сәгатькә кадәр, шимбә көнне – 10нан 14 сәгатькә кадәр.

(Тәтеш, 23 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Районда яшәүчеләр, сол­­­датларга ярдәм итәргә теләүчеләр, октябрь ае башыннан “Яңа гасыр” яшьләр күңел ачу үзә­генә беренчел кирәкле әй­берләр, азык-төлекләр, меди­каментлар китерә алалар. Ярдәм җыю пункты атнага өч көн эшли: сишәмбе, пәнҗешәмбе  – 10нан 18 сәгатькә кадәр, шимбә көнне – 10нан 14 сәгатькә кадәр. Аның эш­чәнлеген район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре алып бара.  

– Пунктта гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары – “Игелекле Тәтеш” үзәге волонтерлары эшли, аларга “Яңа гасыр” яшьләр күңел ачу үзәге дә булышлык күрсәтә. Тәтеш районында яшәүчеләр тапшырган әйберләрнең барысы да аерымлап урнаштырыла һәм безнең тарафтан Казандагы гуманитар ярдәм складына җибәрелә, аннан ярдәмне махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга җибәрәләр, – дип билгеләп үтә район  башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Ксения Әхтәмова. – Азык-төлекләр: консервалар, тиз әзерләнә торган ашлар, шулай ук нос­килар, шул исәптән йоннан бәйләгән оекбашлар да бик күп китерәләр.    

Ксения Валерьевна әйтү­енчә, хәйрия күрсәтүдә Тәтеш районындагы өлкән кешеләр актив катнашалар, өстәвенә авыллардан да еш киләләр. “Ир-егетләрнең барысы да яхшы булсын иде”, – диләр алар барысы да.    

– Тапшырылган әйбер­ләрнең һәрберсе теркәп куела. Махсус хәрби опера­циядә катнашучы солдатлар беренчел кирәкле әйберләрне һәм азык-тө­лекләрне һичшиксез алачагын гарантиялибез. Пунктны ябу планлаштырылмый. Ярдәм итәргә теләүчеләр булганда, без эшләячәкбез, – ди Ксения Валерьевна.  

Авыл хуҗалыгы техникумы студенты Никита Шад­рин – волонтер, ул ярдәм җыю пунктында ачылган көннән бирле эшли. 

– Гадәттә атнага бер тапкыр 4әр сәгать эшлим. Дусларым да шулай ук монда. Мин үзем теләк белдердем, бу миңа кызыклы. Нигездә өлкән яшьтәге кешеләр – әбиләр һәм бабайлар киләләр. Башта нәрсә кирәклеген сорыйлар, аннары инде китерәләр. Барысы да тыныч. Минем вазифама кешеләрнең фамилияләрен, алар китергән әйберләрне актка язып кую керә. Дөрес, кайберәүләр үзләрен әй­тер­гә теләмиләр. Мондый ярдәм җыю пункты ки­рәк дип саныйм, – дип ­уртаклаша ул.  

Тәтеш үзәк район хас­та­­ханәсе коллективы да шу­лай ук уртак эшкә үзлә­рен­нән өлеш кертергә булган.

– Ватанны саклаучыларыбыз өчен без җитәкчебез Илья Вячеславович Савель­ев һәм хезмәттәшләр бе­лән берлектә термокием комплектлары, меди­каментлар, консервалар, баллы ризыклар җый­дык. Әлеге әйберләр белән бер­гә без аларга изге теләк­лә­ребезне җиткерәбез, – ди ­район хастаханәсенең баш шәф­кать туташы ­Аэлита Шәмсетдинова. 

Ярдәм җыю пункты тү­бән­дәге адрес буенча эш­ли: Свердлов урамы, 69нчы йорт. Махсус хәрби опе­рациядә катнашучы солдатларга озак сак­лана торган азык-төлекләр, шәхси гигиена әйберләре, өс һәм аяк киемнәре, форма киемнәр, медикаментлар тапшырырга мөмкин. 

Кирәкле әйберләрнең тулы исемлеге белән, әлеге кодка сканер ясап, “Тәтеш таңнары” сайтында танышырга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мобилизация тетюши