Техника эшкә әзер
Тәтешлеләр тракторлар, чәчүлек һәм туфрак эшкәртү техникаларын күрсәтте.
(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»). Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында авыл хуҗалыгы техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча смотр-бәйге узды.
Республика комиссиясе вәкилләре район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, шулай ук башка белгечләр
белән берлектә районыбызның бәйгедә катнашырга теләк белдергән 8 авыл хуҗалыгы
предприятиесендә булды.
Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре технологик мәйданчыкка тезеп куелган
авыл хуҗалыгы техникаларын, алар медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр белән тулыландырылган, тикшереп-карауга тәкъдим иттеләр. “Колос”, “Бакырчы”, “Авангард”, “Новая заря”, “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиеләре бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп балл
җыйды.
Рәсемдә: “Колос” кырларында туңга сөрү җирләрен тырмалау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев