Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Теләсә нинди ярдәм артык булмаячак

Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Са­фиуллов районның авыл хуҗа­лы­гы пред­приятиеләреннән һәм эшкуарларыннан РФ Үзәк хәрби округының махсус билгеләнештәге өченче бригада солдатларына чираттагы ярдәмне ­тапшырды.

(Тәтеш, 8 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
 – Мин махсус хәрби опе­ра­циядә катнашучы ир-егет­ләргә ярдәм итү үтенеченә игътибар күрсәткән һәр­кемгә рәхмәтле. Лугански өлкәсенә шәх­сән үзем бардым, солдатлар белән очраштым. Алар­ның махсус киемнәре бар, аларны яхшы тукландыралар, шулай да бездән теләсә нинди ярдәм күрсәтү артык булмаячак, – диде Рәмис Хатыйп улы. 
Бензин белән эшли торган генераторлар, җылы носкилар, бияләйләр, баш кием­нәре, термокиемнәр комплекты, азык-төлекләр, медицина әйберләре сатып алуга акча җыюда катнашканнар: 

Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов; 
эшкуар Рамил Гафуров.
авыл хуҗалыгы предприятиеләре җи­тәкчеләре: 
– Рима Сафиуллова, (“Р. Г. Сафиуллова” КФХ); 
– Илгиз Шәйхаттаров (“Бакырчы”);
– Ранис Мәүлиханов (“Колос”); 
– Радик Нургалиев (“Нур”); 
– Илья Казаков (“И. С. Казаков” КФХ);
– Илһам Хисамов (“Новая Заря”); 
– Айрат Халитов (“Татарстан”); 
– Алексей Ахтонов (“Маяк”); 
– Илсур Мөхәммәтҗанов (“Родина”); 
– Илдус Вәлиев (“И. И. Вәлиев” КФХ).
  
Россия солдатларына ярдәм тапшыруда район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм генерал-лейтенант, матди-техник тәэминат буенча үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары Алексей Лемякин ­катнашты. 
Билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция уза торган алгы сызыктагы зонага район башлыгының инде бу ­унынчы тапкыр баруы. 

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев