Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

ТРның район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш рай­онында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

Бүген – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн.

(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”) Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш рай­онында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– Россиядә Хәрби дан көне – 2 февраль – илебез тарихында онытылмаслык дата. Бу көнне без азатлыгыбызны һәм бәйсезлегебезне яклау өчен үз-үзләрен дә аямаучыларның барысын да искә алабыз. Сталинград янында сугышкан меңнәрчә сугышчы туганнары һәм якыннары янына исән-имин әйләнеп кайта алмаган. Халкыбызның батырлыгы илнең героик тарихына язылган һәм югары патриотик рух, каһарманлык, туганлык бердәмлеге символы ­булып тора. 
Сугыштан кайтмаган һәркем мәңгегә хәтердә, фашистларга каршы көрәштә халык батырлыгының бөеклеген гәүдәләндерүне дәвам итүчеләргә ихтирам һәм хөрмәт белдерәбез. 
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм җитешлек телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев