ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов районыбызга килде
Эш сәфәре кысаларында Сергей Иванов чәршәмбе көнне район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән очрашты, Тәтеш районы Советының 54нче утырышында катнашты.
(Тәтеш, 5 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, автор фотосы). ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов районыбызга килде. Эш сәфәре кысаларында Сергей Иванов чәршәмбе көнне район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән очрашты, Тәтеш районы Советының 54нче утырышында катнашты.
“Тәтеш районы үсешнең күп киңлекләренә ия, шуларның берсе – туризм. Соңгы берничә елда Тәтешкә килгән туристларның саны дистәләгән тапкырларга артты. Бу сезнең районның барлык командасының хезмәте, әлеге тармакта эшләүчеләрнең барысының да көче. Биредә туризм үсешенә юл – ныклы. Тәтешне яраталар, беләләр”, – диде Сергей Евгеньевич район Советы утырышында ясаган чыгышында.
Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе шулай ук туристларга күрсәтелә торган зур объектларның берсе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә яңартып торгызыла торган Долгая Полянадагы Молоствовлар утарын карады. Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова утарның киләчәктәге ремонт-торгызу эшләре буенча планнары хакында сөйләде, керү юлында төзелгән капканы, флигель, беседканы күрсәтте һәм туристлык юнәлешенең яңа программаларын бай эчтәлекле итеп тулыландыру идеялары белән уртаклашты. “Планнар күп. Кешеләрдә безнең гаҗәеп матур тарихи урыннарга кызыксыну арта. Һәм бу сөендерә, яңа проектларга илһамландыра”, – дип билгеләп үтте Наталья Геннадьевна Сергей Иванов белән аралашканда. “Искиткеч урын. Шәһәрегезнең музейларында күп эшләр башкарылган, ә утар тагын да матурланган. Сезгә алга таба да уңышлар телим”, – диде Сергей Евгеньевич, музей хезмәткәрләрен музейның 100 еллыгы белән тәбрикләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев