Тәтеш районда тагын 17 кеше ковид белән теркәлгән
Пандемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 54 704 очрагы расланган.
(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары” ). Татарстанда узган тәүлектә пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктыручыларның максималь саны (1201) теркәлде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, унбер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«18 яшькә кадәрге балалар — 79 кеше. 118 кеше хастаханәгә озатылган, 1083 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда — 477, Чаллыда — 304, Түбән Кама районында — 102, Әлмәт районында 96 очрак ачыкланган. Төбәкнең 33 муниципалитетында коронавирус очраклары теркәлгән, алар арасында - Тәтеш районда — 17 кеше.
Шул рәвешле, 2022 елның 6 февраленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 54 704 очрагы расланган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-02-2022/tatarstanda-ber-t-lekt-kovid-yoktyrgan-patsientlar-sany-buencha-yan-rekord-terk-lg-n-5848769
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев