Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Халыкара гаилә көне белән тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә

15 май – Халыкара гаилә көне

(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм алдыннан тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә:
–  “Гаилә” төшенчәсенең кыйммәте һәрвакытта да мөһим булып кала. Гаилә – ул мәхәббәт, тугрылык һәм бер-береңне хуплау чыганагы. Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмасын, гаилә һәр кеше өчен үзенә көч ала торган ышанычлы терәк булып кала.
Районыбызда йолаларны һәм тормыш зирәклеген бер буыннан икенчесенә тапшырып калдыра торган гаиләләр шактый. Әлеге матур гадәт – яшьләр өчен иң яхшы үрнәк һәм ныклы таяныч.
Һәр гаиләгә үзара ихтирамлылык һәм татулык телим. Яңа көн сезне туганнарыгызның, якыннарыгызның ягымлы карашы белән каршы алсын. Тынычлык, алгарыш, гаилә җылысы һәм нык сәламәтлек юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев