Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов район эшмәкәрләрен котлый:
26 май – Россия эшмәкәрләре көне
(Тәтеш, 26 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов район эшмәкәрләрен котлый:
– Сез идеяләрегезне төрле өлкәләрдә – АПК, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, сәүдә, төзелеш һәм башка мөһим тармакларда тормышка ашырасыз. Сез яңа эш урыннары булдыру белән бергә уңайлылык та булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итәсез. Инициативалы һәм иҗади хезмәтегез, районда актив гражданлык позициясе һәм социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Чын күңелдән нык сәламәтлек, яңа казанышлар, ышанычлы эшлекле партнерлар, гаиләләрегездә иминлек һәм эшегездә уңышлар телим! – диелә мөрәҗәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев