Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
26 апрель – Туган тел көне.
(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Безнең күп милләтле районда яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәни һәм дини йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бүлеп бирелә. Тел – теләсә кайсы милләтнең рухи мирасы, ул безгә үзебезне халыкның, аның тарихының һәм мәдәниятенең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Районыбызның һәр кешесенең туган телен яратуын, саклавын һәм яклавын, аның белән горурлануын телим.
Татарстанда Туган тел көне – хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә. Быел бөек татар шагыйренең тууына 136 ел була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев