Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районыбыздагы пенсия фонды хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгат итә
22 декабрь – Пенсия фонды хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Районыбызның пенсия фонды хезмәткәрләре куелган барлык бурычларны сыйфатлы һәм үз вакытында башкара. Сез инновацион технологияләрне уңышлы үзләштерәсез һәм клиентлар белән эшләү тәртибен җиңеләйтү өстендә һәрдаим эш алып барасыз. Авыр, әмма чиктән тыш мөһим хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек һәм иминлек телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районыбыздагы пенсия фонды хезмәткәрләренә һәм ветераннарына бәйрәм уңаеннан әйтелгән үзенең мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев