Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ­сугышчы-интернационалчыларга мөрәҗәгать итә

15 февраль – Ватаннан читтә хәрби хезмәт  бурычын үтәгән  россиялеләрне искә алу көне.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ­сугышчы-интернационалчыларга мөрәҗәгать итә:
–  Күп еллар дәвамында без бу көнне Әфганстанда һәм дөньяның башка кайнар нокталарында үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәгән сугышчы-интернационалчыларны искә алабыз. Бөтен халык өчен фаҗигагә әйләнгән кырыс сынауларны намус белән һәм лаеклы итеп башкарып чыккан якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Хәрби хәрәкәтләрдә туганнарын югалткан кешеләрнең йөрәк әрнүен уртаклашбыз. “Кайнар нокта” утын кичергән сугышчы-интернационалчылар Тәтеш районындагы яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә зур өлеш кертәләр. Батырлык һәм ныклык өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев