Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый
12 июнь – Россия көне
(Тәтеш, 12 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый: “Әлеге бәйрәм милли бердәмлекне, илнең хәзергесе һәм киләчәге өчен безнең тулаем җаваплылыкны символлаштыра. Россиянең төп көче – анда яшәүчеләр икәнлеген бүгенге көндә безнең һәркайсыбыз аңлый. Тәтеш районы – бөек һәм бердәм дәүләтнең кечкенә бер өлеше. Районыбызның, димәк, яраткан республикабызның һәм тулаем илебезнең үсешенә, алгарышына һәркайсыбыз үзеннән зур өлеш кертә дигән сүз. Без бердәм көч белән бүгенге казанышларыбызны саклап, шулай ук аны тагын да арттыра алуыбызга ышанам. Уйланылганнарның күбесе эшләнде, әмма туган җирнең алгы үсеше өчен әле тагын күбесен эшлисе бар.
Россия көне белән! Һәркемгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев