Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Россиянең милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләренә, хәрби хезмәткәрләренә, ветераннарына мөрәҗәгать итә

27 март – Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре көне

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”). 
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Россиянең милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләренә, хәрби хезмәткәрләренә, ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Сезгә авыр һәм фидакарь хезмәтегез, рух ныклыгы һәм сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Россиянең милли гвардия бүлекләре ил тарихының барлык мөһим вакыйгаларында катнашты. Сугыш елларында да, тыныч вакытта да хокук тәртибе солдатлары хәрби бурычка тугры булуларын исбатладылар һәм бүгенге көндә дә илдә хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итүне дәвам итәләр. 
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телим!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев